Фәрит Мөхәммәтшин республиканың медиа-җәмәгатьчелеген Россия матбугаты көне белән котлады

2023 елның 13 гыйнвары, җомга, 14:48

Бүген, Россия матбугаты көнендә, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, федераль басмалар вәкилләре, журналистлар һәм масс-медиа хезмәткәрләре белән очрашты. Парламент башлыгы Татарстан җитәкчелеге исеменнән республиканың медиа-җәмәгатьчелеген һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба уңышлар теләде.

Россия матбугаты көне ел саен 13 гыйнварда билгеләп үтелә һәм тарихи дата - Россиядә Петр беренченең указы нигезендә чыга башлаган "Ведомости" газетасы нәшер ителә башлану белән бәйле. Газетаның беренче номеры моннан 320 ел элек дөнья күргән.

Дәүләт Советы Рәисенең журналистлар белән традицион очрашуы Казан халык кәсепләре техникумында гадәти булмаган форматта узды. Һәм бу очраклы түгел, чөнки 2023 нче ел республикада Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде.

"Үткәннәрен хәтерләми,  гореф-гадәтләрне сакламый, үз тарихын пропагандаламый һәм яңасын тудырмый торган халык шактый тыйнак киләчәккә ия", - дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин. Аның фикеренчә, 173 милләт вәкиле яши торган күпмилләтле һәм поликонфессиональ Татарстанда нигез кыйммәтләрен, бай тарихны һәм мәдәни мирасны саклауга һәм алга җибәрүгә сакчыл мөнәсәбәт аеруча мөһим. Парламент җитәкчесе, Россиянең көче – милләтара тынычлыкта һәм татулыкта, халыкларның традицион кыйммәтләрен саклауда, дип ассызыклады.

Татарстан илнең мәгълүматка бай төбәкләренең берсе булып кала бирә. Республикада 692 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән (355 басма, 64 теле- һәм 74 радио- канал, 192 электрон басма һәм 7 мәгълүмат агентлыгы). Рус телендә 176 газета һәм 118 журнал, татар телендә - 111 газета һәм 41 журнал (шул исәптән берсе керәшеннәр өчен), чуаш телендә - 5 газета, удмурт телендә 1 газета нәшер ителә.

"Иң катлаулы шартларда да һәр сүзне үзегез аша үткәреп сез тамашачыларга һәм укучыларга мәгълүмат җиткерәсез, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, ММЧ вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, - Сез - дәүләт һәм җәмгыять мәнфәгатьләрен яклауда безнең таянычыбыз һәм көчебез, шуның аркасында ачык һәм хәбәрдарлык, профессионализм һәм җаваплылык принципларына нигезләнгән гаммәви хакимият органнары белән конструктив хезмәттәшлек җайга салынган".

ММЧ эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе итеп Фәрит Мөхәммәтшин "дөрес булмаган һәм ялган мәгълүмат таралуга юл куймауны" атады. Парламент башлыгы сүзләренә караганда, трансляцияләнә торган мәгълүматның дөреслеге һәм объективлыгы өчен журналист җәмгыятенең социаль җаваплылыгы берничә тапкыр арткан. "Гражданнарга яңалыклар ташкынында үзенә кирәклесен сайлап алырга  ярдәм итү, эчке журналист бердәмлеген күрсәтү мөһим, - диде ул, - бу миссияне сезнең өчен беркем дә үтәмәячәк, сезгә ышаналар, ә белдерелгән ышаныч, һичшиксез, акланырга тиеш".

Сыйфатлы һәм дөрес мәгълүмат белән аудиторияне максималь колачлау булырга тиеш, дип саный парламент башлыгы. Моның өчен "заман белән бергә атларга", шул исәптән, социаль медиалар платформаларының мөмкинлекләрен кулланып яңа формалар табарга кирәк. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, "Татмедиа" үз активында 228 яисә 692 массакүләм мәгълүмат чараларының өчтән бере булган хәлдә, әлеге юнәлештә актив эш алып бара. Газеталар үзләренең популярлыгын югалтмыйлар. Тиражларның объектив кимүенә карамастан, Татарстанда басма массакүләм мәгълүмат чаралары саны илдәге иң югары күрсәткечләрнең берсе булып кала бирә.

Фәрит Мөхәммәтшин журналистларның сорауларына җавап биргәндә республика законнарын федераль законнарга туры китерү мәсьәләләренә тукталды. Сүз, аерым алганда, Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында бара. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, төзәтмәләрне парламентның якындагы утырышында карау планлаштырыла. "Без федераль үзәк белән килештерелгән компромисслы карар табачакбыз", - дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин журналистика ветераннарына, "республика медиасферасы үсешенә зур өлеш керткән үз эшенең чын профессионалларына" аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Сез яшьләргә гореф-гадәтләрне тапшырасыз һәм үзегез дә эшләүне дәвам итәсез, - диде ул, - сез - безнең Татарстан журналистикасының “алтын фонды”. Бүген Фәрит Мөхәммәтшин аларның кайберләренең исемнәрен атады - Любовь Агеева, Мөнир Әһлиуллин, Александр Малов, Тәүфикъ Сәгыйтов, Фәрит Гобәев, Әгъзәм Фәйзрахманов, Риман Гыйлемханов, Габделбәр Ризванов. Парламент җитәкчесе ТР Журналистлар берлеген журналистларның хезмәт династияләре белән активрак эшләргә чакырды.

Коллегаларын һөнәри бәйрәмнәре белән шулай ук Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Дәүләт Советы депутатлары Римма Ратникова, Айрат Зарипов һәм Илшат Әминов та котлады. 

Очрашу ахырында Фәрит Мөхәммәтшин медиа бергәлекнең аеруча тырыш вәкилләренә бүләкләр тапшырды. «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясенең милли тапшырулар хезмәте шеф-мөхәррире Мөршидә Байрактар, «Республика Татарстан» газетасы редакциясенең бүлек  мөдирләре Ринат Гыйльмуллин, Александр Медведев һәм Фәридә Якушева, «Татарстан китап нәшрияты» дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Илдар Сәгъдатшин һәм балалар-яшүсмерләр әдәбияты һәм махсус проектлар редакциясе мөдире Айсылу Галиәхмәтова,, «Шәһри Казан» газетасы бүлек мөхәррире Лилия Хәсәнова һәм башкалар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International