Валентина Матвиенко: «Россиядә парламентаризм институты зур юл үтте»

2026 елның 27 апреле, дүшәмбе, 06:50

РФ ФС Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко татарстанлыларны Россия парламентаризмы көне белән котлый. Федераль парламентның югары палатасы башлыгы Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтовка котлау телеграммасы юллаган.

«2026 елда илебездә югары закон чыгару органнарының ике палаталы системасы гамәлгә куелуга 120 ел тула, – дип басым ясаган Валентина Матвиенко. – Шуннан бирле Россиядә парламентаризм институты зур юл үтте, ә хакимиятнең закон чыгару органнары карарлары күп тапкырлар Ватан язмышнда хәлиткеч булды, аның иминлеген, суверенитетын ныгытуга, икътисадны, социаль өлкәне үстерүгә, гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә ярдәм итте».

Валентина Матвиенко федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге парламентарийларның Федераль Собрание каршындагы Закон чыгаручылар советы мәйданчыгында уртак эшенең мөһимлеген аерым билгеләп үткән. «Мондый хезмәттәшлек өстенлекле дәүләт бурычларын хәл итү һәм Россия Федерациясе Президенты билгеләгән милли үсеш максатларына ирешү буенча тырышлыгыбызны берләштерергә  мөмкинлек бирә. Россия файдасына уңышлар һәм яңа казанышлар телим»,  – диелә телеграммада.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International