Вячеслав Володин татарстанлыларны Россия парламентаризмы көне белән котлый

2026 елның 27 апреле, дүшәмбе, 06:50

Бүген, Россия парламентаризмы көнендә, РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтовка котлау телеграммасы юллаган. 

«120 ел элек илебез тарихында беренче Дәүләт Думасы эшли башлаган, – дип билгеләп үтелә телеграммада. – Бу вакыт эчендә Халык хакимияте институты зур юл үтте, гавами хакимиятнең аерылгысыз өлешенә әверелде. Депутатлар Россия үсешенә һәм гражданнар проблемаларын хәл итүгә өлеш кертә. Кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту нигездә сайлаучылар белән даими элемтәдә булудан һәм алар мөрәҗәгать иткән мәсьәләләрне хәл итүдән тора».

Вячеслав Володин Татарстан парламентарийларына уңышлар теләгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International