Митинглар турында республика канунына үзгәрешләр кертелергә мөмкин

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе, 11:33

Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар суд участокларының берсенә җәмәгать судьясы итеп сайлау өчен кандидатура тикшерделәр, шулай ук республика һәм федераль закон проектларын карадылар. Моннан тыш, утырышта депутат Игорь Бикеевның профиль комитетында һәм сайлау округында башкарган эшләре турындагы хисабын тыңладылар.

Депутатлар Дәүләт Советына Алабуга суд районы 4 нче суд участогы буенча өч елга Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы итеп Розалия Гайфетдинованы сайларга тәкъдим иттеләр. Республика Югары суды тәкъдим иткән кандидатура буенча ахыргы карар Дәүләт Советы утырышында кабул ителәчәк.

Бүген комитет утырышында җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыруга гражданнарның хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында республика Законына үзгәрешләр кертү кирәклеге турында мәсьәлә күтәрелде.

Узган елның декабрендә бу нисбәттән федераль законга үзгәрешләр кертелде, аның нигезендә РФ субъектларына, әгәр дә бу төбәкнең тарихи, мәдәни яисә башка объектив үзенчәлекләренә бәйле булса, гавами чаралар уздыру тыела торган урыннарны, шулай ук җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру вакыт буенча чикләнә торган урыннарны өстәмә билгеләү хокукы бирелгән. Шул ук вакытта региональ законда бу урыннарның урнашуын күрсәтә торган адрес яисә башка юнәлешләр билгеләнергә тиеш.

Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов билгеләп үткәнчә, күрсәтелгән үзгәрешләр республика канунына тиешле үзгәрешләр кертүне таләп итә. Муниципалитетлар закон проектын әзерләгәндә исәпкә алыначак тәкъдимнәрен керттеләр. Документ өстендә эш дәвам итә.

Профильле комитет әгъзалары Юстиция министрлыгына закон проектын Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты һәм республика Хөкүмәте аша 2023 елның 1 февраленә кадәр Дәүләт Советына кертергә тәкъдим итте. "Закон проектын эшләгәндә халыкның барлык катламнарының фикерен исәпкә алырга кирәк, - дип басым ясады Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин, - комитет инде әлеге эшкә кушылды".

Янгын куркынычсызлыгы турында республика законын да федераль законга туры китерергә кирәк. Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров билгеләп үткәнчә, "янгыннарны сүндерү һәм һәлакәттән коткару эшләрен уздыру" буенча 19 статьяга үзгәреш кертертү сорала.

Дәүләт Советында закон проектын эшләү буенча эшче төркем оештырылачак.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International