СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
апрель, 2024 ел
Парламентның бүгенге утырышында депутатлар Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетының хисап мәгълүматын тыңладылар, аны комитет җитәкчесе Леонид Якунин тәкъдим итте. Дәүләт Советы хисапны игътибарга алды.
19
апрель, 2024 ел
Бүген Дәүләт Советы утырышында дәүләт милкен хосусыйлаштыру турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
19
апрель, 2024 ел
«Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 341 статьясына үзгәреш кертү хакында» ТР законы проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ муниципаль хезмәт турында ТР кодексын федераль законнардагы үзгәрешләргә туры китерүгә юнәлдерелгән.
19
апрель, 2024 ел
Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында Татарстан Республикасы Законының 4 һәм 21 статьяларына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ