Алабуга суд районы участокларының берсенә җәмәгать судьясы сайланды

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе, 10:19

Бүген Дәүләт Советы утырышында ТР Алабуга суд районы буенча 4 нче суд участогының җәмәгать судьясын сайлау турындагы мәсьәлә каралды. Парламентның профиль комитетының уңай карары белән Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин таныштырды.

Җәмәгать судьясын сайлау турындагы сорауны карап, депутатлар ТР Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев тәкъдим иткән кандидатураны хуплады һәм тиешле карар кабул итте. Татарстан Республикасы Алабуга суд районы буенча 4 нче суд участогының җәмәгать судьясы итеп өч елга Розалия Гайфетдинова сайланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International