Тотрыклылык һәм эзлеклелек: Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертте

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе, 11:53

Бүген Дәүләт Советының кырыгынчы утырышында «Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында» закон проекты кабул ителде.  Утырыш кысаларында документ өч уку процедурасын узды һәм Президентка кул кую өчен җибәрелде. Татарстанның гамәлдәге Төп законының җиде бүлегеннән һәм 126 маддәсеннән алты бүлеккә һәм 60 маддәгә үзгәрешләр кертелде. Моннан тыш, закон проекты тарафыннан ике яңа статья кертелде, Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 нормасы үз көчләрен югалткан дип танылды.

"Республика Конституциясенә үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карау буенча бу мәсьәлә Дәүләт Советының декабрь утырышы барышында фикер алышуның логик дәвамы булып тора, - дип басым ясады Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, закон проектын тәкъдим итеп, - узган елның декабрендә кабул ителгән канун безгә барлык конституция нигезләмәләре белән үзара бәйләнештә эшне дәвам итәргә мөмкинлек бирде, ә фрагментар түгел".

Профильле комитет башлыгы узган елның августында республика парламентында республика законнарын федераль конституцион кануннарга туры китерү буенча эшче төркем төзелүен искәртте. Альберт Хәбибуллин әйтүенчә, эшче төркемнең төп бурычы потенциаль кардиналь конституцион яңалыклар белән бәйле иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисадый куркынычлар системасын бәяләү, шул ук вакытта конституцион җайга салуның тотрыклылыгын һәм балансын саклау иде.

"Башка иҗтимагый-сәяси конструкцияләр кебек үк, Төп закон да үзгәрешләргә дучар, - дип саный Альберт Хәбибуллин, - әмма аларның аның эзлекле үсешенә юнәлтелүе һәм эволюцион рәвештә баруы мөһим. Иҗтимагый тормыш динамикасы, социаль мөнәсәбәтләр үсеше, җәмгыятьнең яңаруы шулай ук конституцион эволюция белән бергә бара. Гамәлдәге Төп Закон принципларының күбесе алыштыргысыз характерда. Әмма Конституциянең үсеш потенциалын бәяләп бетермәү дәдөрес булмас иде. Ул конституцион нормаларны тирәнрәк аңлау һәм аңлату, тормышка ашыру юлы белән гамәлгә ашырыла. Моны динамик рәвештә үзгәреп торучы тормыш таләп итә".

Профильле комитет рәисе Конституциягә кертелә торган һәр үзгәрешкә җентекләп тукталды.

Татарстан Республикасы Прокурорын билгеләп кую турында

Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе Конституциясенең 129 маддәсенең 4 өлеше нигезендә субъектлар прокурорлары, хәрби һәм башка махсус прокуратура прокурорлары  РФ Президенты тарафыннан Федерация Советы белән киңәшләшкәннән соң вазыйфага билгеләнә һәм РФ Президенты тарафыннан үз вазифасыннан азат ителә. Шул ук вакытта Россия Федерациясе субъектлары белән килештерү зарурлыгы турындагы норма үз көчен югалтты. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Прокуроры вазыйфасына кандидатураны килештерү буенча Дәүләт Советының һәм республиканың иң югары вазыйфаи затының вәкаләтләрен билгеләү нормалары үз көчен югалткан дип таныла.

Республика Конституция советы турында

Федераль законнар таләбе нигезендә Татарстан Республикасы Конституция суды юкка чыгарылды, димәк, Татарстан Республикасы Конституциясе текстыннан Татарстан Республикасы Конституция суды судьяларын, аның компетенцияләрен һәм эшләрне карау тәртибе турындагы нигезләмәләр төшереп калдырылды.

Шул ук вакытта республиканың Төп законына яңа маддә кертелә, анда Татарстан Республикасы Конституция советы төзелү язылган (114 нче статья).

Республиканың югары вазыйфаи затының исеме турында

Декабрьдә кабул ителгән 109-ТРЗ номерлы республика законы белән Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә Татарстанның югары вазыйфаи заты «Татарстан Республикасы башлыгы - Рәис» дип атала башлады. Шул ук вакытта канунда күчеш чоры каралган, аның нигезендә яңа исем бары тик Татарстан Республикасының яңа сайланган югары вазыйфаи затына гына кулланылырга тиеш.

«Югары вазыйфаи зат исеме белән бәйле мәсьәлә буенча өстәмә консультацияләр уздырганнан соң, күчеш чорыннан баш тарту һәм бүген карала торган Татарстан Республикасы законы проекты үз көченә кергәннән соң югары вазыйфаи затның яңа исемен куллана башлау турында карар кабул ителде», - дип хәбәр итте Альберт Хәбибуллин.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәис) буенча да редакцион төзәтмәләр дә кертелә.

Республиканың югары вазыйфаи затын сайлау турында

Республиканың иң югары вазыйфаи заты итеп чит ил гражданлыгы яисә чит илдә яшәргә рөхсәте булмаган, илдә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданины сайланырга мөмкин. Федераль законнарның әлеге таләбе хәзер Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларына карата да беркетелгән.

Дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләре бертигез нигезләрдә кулланылганга, республиканың югары вазыйфаи затына карата закон проекты тарафыннан үз вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен куллану турындагы таләп кертелә.

Конституциядә шулай ук Татарстан Республикасының югары вазыйфаи заты ант итү тексты беркетелгән. «Моның белән без аның хокукый яклануын көчәйтәбез», - дип ассызыклады Альберт Хәбибуллин.

Республика дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләре турында

Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, "кертелә торган үзгәрешләрнең шактый өлеше дәүләт хакимияте органнары системасын, аларның вәкаләтләрен, эшчәнлеген координацияләүне һәм аларның үзара хезмәттәшлеген җайга сала торган нигезләмәләрне актуальләштерүгә юнәлдерелгән".

Аерым алганда, закон проекты белән Дәүләт Советының, республиканың югары вазыйфаи затының һәм ТР Министрлар Кабинетының вәкаләтләре исемлеге төгәлләштерелә. Шулай итеп, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилне, Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисен, Рәис урынбасарын һәм аудиторларын билгеләү буенча Дәүләт Советының вәкаләтләре беркетелә.

Моннан тыш, республиканың башкарма хакимияте органнары системасын билгеләү, Министрлар Кабинеты эшчәнлегенең төп юнәлешләрен билгеләү, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турында еллык хисапларны Дәүләт Советына тапшыру буенча Татарстанның иң югары вазыйфаи затының вәкаләтләре беркетелә. Шулай итеп, Хөкүмәтнең еллык хисапларын бирүнең инде традицион практикасы канунлаштырыла. Шулай ук муниципаль берәмлекләр башлыкларын җаваплылыкка тартуга кагылышлы кайбер вәкаләтләр дә кертелә. Шулай итеп, югары вазыйфаи зат кисәтү чыгарырга, шелтә белдерергә яисә аларны вазыйфасыннан алырга хокуклы.

Татарстан Республикасы Конституциясенең гамәлдәге редакциясеннән аермалы буларак, анда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты республика дәүләт хакимиятенең башкарма һәм идарә итүче органы буларак билгеләнгән булса, кабул ителгән закон проекты белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты - Хөкүмәте Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең иң югары даими эшләүче органы буларак беркетелгән.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасының иң югары вазыйфаи заты тарафыннан төзелә һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарларыннан, министрлардан, Татарстан Республикасы дәүләт комитетлары рәисләреннән тора. Татарстан Республикасының иң югары вазыйфаи заты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты составына Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башка башкарма органнары җитәкчеләрен дә кертергә мөмкин. Татарстан Республикасы Премьер-министры Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты рәисе булып тора һәм аның эшен оештыра. ТР Премьер-министры ТР Дәүләт Советы белән килештереп, ТР югары вазыйфаи заты тарафыннан билгеләнә.

Закон проектында шулай ук депутат мөрәҗәгате җибәрелергә мөмкин булган затларның исемлеге киңәйтелә (ТР дәүләт комитетлары рәисләренә һәм ТР ведомстволары җитәкчеләренә, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыкларына). Хәзерге вакытта Дәүләт Советы депутаты Татарстан Республикасы Президентына, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенә, Премьер-министрга, министрларга, Дәүләт Советы тарафыннан төзелә яисә сайлана торган башка органнар (судлардан тыш) җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Җирле үзидарә турында

Кабул ителгән закон проекты белән җирле үзидарә мәсьәләләренә багышланган бүлеккә берничә үзгәреш кертелә. Аерым алганда, җирле үзидарә органнары һәм дәүләт хакимияте органнары гавами хакимиятнең бердәм системасына керә һәм тиешле территориядә яшәүче халык мәнфәгатьләрендә бурычларны нәтиҗәле хәл итү өчен үзара хезмәттәшлекне гамәлгә ашыра дип билгеләнә.

Кертелгән үзгәрешләр нигезендә дәүләт хакимияте органнары, федераль законнарда билгеләнгән тәртиптә һәм очракларда,  җирле үзидарә органнарын формалаштыруда, вазыйфага билгеләнүдә һәм җирле үзидарә затларын вазыйфаларыннан азат итүдә катнашырга мөмкин.

«Бүген карала торган закон проекты эш төркеме тарафыннан җентекле  анализ, Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе, Татарстан Республикасы прокуратурасы белән күпсанлы сөйләшү-килештерүләрнең  нәтиҗәсе булып тора. Хаклы рәвештә проектны барлык кызыксынучы якларның фикерен һәм позицияләрен исәпкә алган «компромисс» дип атарга мөмкин, - дип йомгаклады сүзен Альберт Хәбибуллин, - Татарстан Республикасы Конституциясенә кертелә торган үзгәрешләр федераль яңалыкларны чагылдыра, шул ук вакытта республиканың Төп законының тотрыклылыгын һәм дәвамлылыгын тәэмин итәргә тиеш. Шул ук вакытта Конституциянең программа потенциалы саклана, әмма ул барлык дәрәҗәләрдә хокук чыгару эшчәнлегенең адекват үсеше һәм конституциячел законлылык үтәлеше белән гамәлгә ашырылачак".

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе шулай ук республика Президентының декабрь утырышы кысаларында әйткән сүзләрен искә төшерде: "Бүгенге вәзгыятьтә, дөньяда Россияне таркатырга теләүче көчләр булганда, безнең республика, илнең төп төбәкләренең берсе буларак, Россия бердәмлеген саклап калуда үрнәк булырга тиеш".

Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында бүген кабул ителгән закон проекты 47 депутаттан торган инициатив төркем тарафыннан имзаланган, ә бу Дәүләт Советы парламентарийларының гомуми саныннан 50 % чамасы. "Безнең карашка, закон проекты максималь дәрәҗәдә ышанычлы һәм баланслы булып тора", - диде профильле комитет позициясен Альберт Хәбибуллин.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин профильле комитет позициясен хуплады.  "Зур эш башкарылды, - диде ул, - без бу мәсьәләне ярты елдан артык депутатлар, Президент Администрациясе, Прокуратура вәкилләре катнашында төрле мәйданчыкларда тикшердек, бу шартларда кабул итәрлек карар таптык. Әйдәгез, мәсьәләне сәясиләштермик".

Республика парламенты башлыгы шулай ук бүген иртән Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетының киңәйтелгән утырышы узды, анда Татарстан Республикасы Конституциясенә кертү өчен тәкъдим ителгән барлык үзгәрешләр турында җентекләп фикер алыштылар, дип хәбәр итте. Профильле комитет закон проектын тәкъдим ителгән редакциядә хуплаган.

Беренче укылышта кабул ителгәннән соң депутатлар Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетының чираттагы утырышын уздырды, анда закон проекты икенче укылышта каралды. Альберт Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, закон проектына төзәтмәләр кертелмәгән. Шуңа бәйле рәвештә, профиль комитеты башлыгы закон проектын икенче укылышта һәм тулаем кабул итәргә тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, закон проектын "хуплап"  73 депутат тавыш бирде,  9 депутат "каршы" булды, бер парламентарий "кушылмады".

Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында закон проекты Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан имза салынганнан һәм рәсми бастырып чыгарганнан соң ук үз көченә керә.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International