Парламентарийлар Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының 2022 елдагы эш нәтиҗәләре турында мәгълүматны тыңладылар

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе, 12:06

Бүген Дәүләт Советы депутатлары Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының 2022 елдагы эш йомгаклары турындагы мәгълүматын тыңладылар, хисап белән ведомство җитәкчесе урынбасары Алексей Соколов чыгыш ясады. Парламент тарафыннан гражданнарның тормыш иминлеген тәэмин итү, җинаятьчелеккә каршы көрәш һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча эчке эшләр органнары эшчәнлегенә югары бәя бирелде.

Министрлык мәгълүматлары буенча, Татарстан хокук тәртибен тәэмин итү буенча иң имин төбәкләр рәтенә керә, бу республика эчке эшләр органнарының һәм хокук саклау блогы ведомстволарының уртак тырышлыгы нәтиҗәсе булып тора.

"Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр, шул исәптән алдан ниятләнгән үтерүләр, көчләүләр, талаулар һәм урлаулар саны сизелерлек кимеде, - дип белдерде полиция генерал-майоры Алексей Соколов. - Республиканың хокук саклау органнары тарафыннан 2022 елда 25 меңнән артык җинаять эше ачылган. Узган еллардагы җинаятьләрне ачу саны артуы да күзәтелә".

Министрлык хокук тәртибен тәэмин итү, җинаятьләрне тикшерү һәм профилактикалау өлкәсендә эшнең инновацион рәвешләрен һәм ысулларын актив үстерә һәм гамәлгә кертә. Мисал сыйфатында докладчы эксперт тикшеренүләре өчен уникаль җиһазлар буларак юллардагы фото- һәм видеофиксациянең барлык җайланмаларыннан мәгълүматны берләштерүче "Паутина" махсус программа сервисын атады.

Хәзерге этапта ведомство эшчәнлегенең төп өстенлекләренең берсе булып it-җинаятьләрне тикшерү тора. "Дистанцион" урлаулар һәм алдалаулар саны арта. Биш ел эчендә бу категориядәге тикшерелгән җинаятьләр саны биш тапкырдан күбрәккә арткан.

"Шул ук вакытта it-җинаятьләр проблемасы актуаль булып кала, - дип ассызыклады министр урынбасары. - Кешеләр мошенникларның кармагына эләгүен дәвам итә. Узган елда күрелгән зыян 3 млрд сумга якын. Иң киң таралган мошенниклык ысулы булып банкларның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре исеменнән счетка хокуксыз керү яки кредит рәсмиләштерү сылтавы белән алдау тора. Җинаятьчеләр Интернет челтәрендә Авито, Юла түләүсез белдерүләре сайтларында, түбән бәяле товарлар турында мәгълүмат урнаштырылган эре ритейлерларның ялган сайтларында товар заказы формасыннан актив файдалана. "Туганыгыз юл һәлакәтенә эләкте" дигән сылтау белән шалтыратуларның да артуы билгеле.

Экстремизмны һәм террорчылыкны кисәтүдә нәтиҗәле эшнең турыдан-туры нәтиҗәсе итеп Алексей Соколов 2022 елның бу юнәлештә җитди чагылышларсыз узуын атады. Дәүләт куркынычсызлыгы, прокуратура һәм ФСИН органнары белән берлектә 26 террорчылык  характерындагы һәм 22 экстремистик юнәлешле җинаять ачыкланган. Луганск халык республикасы, Донецк халык республикасы, Запорожье һәм Херсоннан килгән качакларны вакытлыча урнаштыру пунктларындагы хәлләрне даими нигездә тикшереп тору тәэмин ителгән. Махсус хәрби операция уздыру һәм армияне дискредитацияләү турында дөрес булмаган белешмәләр тараткан өчен берничә зат административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылган.

"2022 елда министрлык оешкан җинаятьчел формированиеләрне бетерү буенча максатчан эшен дәвам итте, - дип билгеләде докладчы. - Группировкаларның "җыелу" урыннары буенча профилактик рейдлар үткәрелде. Аерым игътибар җинаятьчел мохитенең лидерлары һәм авторитетлары, шул исәптән җинаятьчел иерархиядә югары урын алып торучылар ягыннан оператив вәзгыятькә тискәре йогынты ясауга аерым игътибар бирелә".

Эчке эшләр хезмәткәрләре тарафыннан 2022 елда 8 яшерен нарколаборатория юкка чыгарылган, 145 кг наркотик чаралар, 7,5 тонна прекурсор алынган. Мондый күләмдәге химиядән наркотиклар җитештерүчеләр 25 миллиард сумлык 4,5 тоннага якын мефедрон синтезлый алган булыр иде. Тиешле контент булган 4000 дән артык сайт ябылган.

Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә республикада наркотик исерек хәлдә җинаятьләр кылган затлар саны ике тапкырга кимегән. Наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьчел эшчәнлеккә җәлеп ителгән балигъ булмаганнар саны өчтән бергә диярлек кимегән.

Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш турында сөйләгәндә, Алексей Соколов билгеләп үткәнчә, 2022 елда 2,5 меңнән артык шундый хокук бозу ачыкланган, аларның 1,5 меңе авыр һәм аеруча авыр хокук категориясенә карый. 36 млрд сумга якын матди зыянны каплау тәэмин ителгән. Финанс пирамидалары эшчәнлегенә бәйле 12 җинаять эше тикшерелә. Алар буенча 13 меңнән артык граждан зыян күргән. Зыян күләме 3 млрд сумнан артып киткән.

"Махсус хәрби операция уздыру шартларында республика икътисадының тотрыклы эшчәнлеген һәм тотрыклы оператив хәлне тәэмин итүгә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы эшчәнлегендә аерым өстенлек бирелә", - дип йомгаклады сүзен министр урынбасары.

Тәкъдим ителгән мәгълүмат турында фикер алышуда депутатлар Хафиз Миргалимов, Камил Нугаев, Алсу Тарханова, Николай Атласов, Игорь Бикеев, Николай Рыбушкин, Римма Ратникова һәм Фәнил Баһаветдинов катнашты.

Мәсьәләне карау нәтиҗәләре буенча Дәүләт Советы карар кабул итте, анда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына, ТР Министрлар Кабинетына һәм җирле үзидарә органнарына тәкъдимнәр билгеләнгән.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International