Фәрит Габделганиев: "Татарстанда эш урыннарының 42% тан артыгы кече һәм урта бизнес өлешенә туры килә»

2023 елның 14 марты, сишәмбе, 12:01

Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында республикада кече һәм урта бизнеска ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 2022 елда эшкуарлар хокукларын яклау һәм үз эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы вәкаләтле вәкил Фәрит  Габделганиев чыгыш ясады. Моннан тыш, депутатлар кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, ТР территориясендә энергияне саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру, норматив хокукый актлар проектларының җайлау йогынтысын бәяләү һәм аларны экспертизалау турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар.

Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, республика законнары нигезендә, Дәүләт Советы утырышында эшчәнлек нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясаячак. Традицион рәвештә мәгълүмат алдан профильле комитет утырышында карала. «Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил институты үзенең кирәклеген генә түгел, ә нәтиҗәлелеген дә исбатлады, бигрәк тә кече һәм урта бизнеска яңа катлаулы шартларга каршы торырга һәм яраклашырга мөмкинлек бирә торган кризиска каршы карарлар эзләүдә», - дип ассызыклады Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин, хисап докладын карау алдыннан.

Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – республика Рәисе ярдәмчесе Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, соңгы өч ел эшмәкәрләр өчен җитди сынау булган. Әмма республикада аларны җиңеп чыкканнар. Хәзерге вакытта Татарстанда 168 меңнән артык кече һәм урта бизнес субъекты теркәлгән, бу узган ел белән чагыштырганда 4 меңгә (2,4%) күбрәк. Кече һәм урта бизнес өлешенә, үзмәшгульләрне дә кертеп, Татарстан эш урыннарының 42% тан артыгы туры килә. "Бу республиканың социаль-икътисади үсеше бәйле булган зур армия", - дип басым ясады Фәрит Габделганиев. Кече һәм урта бизнесның тотрыклы эше, аның әйтүенчә, күп яктан дәүләт ярдәме чаралары, шулай ук эшмәкәрләрнең активлыгы белән тәэмин ителгән.

Үз чыгышында бизнес-омбудсмен республика эшкуарлары ешрак мөрәҗәгать итә торган берничә системалы мәсьәләне билгеләде. Бу дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының эшчәнлегенә карата шикаятьләр, аларның карарларына шикаятьләр. Сорауларның зур блогы гамәлдәге законнарны аңлату белән бәйле. Каты коммуналь калдыкларны чыгару һәм кредит оешмалары белән хезмәттәшлек мәсьәләләре дә актуаль булып кала.

Эшнең иң мөһим юнәлешләренең берсе арасында Фәрит Габделганиев бәхәсләрне судка кадәр җайга салуны һәм медиацияне билгеләде. "Эшмәкәрләрнең катлаулырак мәсьәләләре ведомствоара хезмәттәшлек дәрәҗәсендә хәл ителә, ә системалы проблемаларны без оператив штаб һәм Татарстан Дәүләт Советы дәрәҗәсенә күтәрәбез", - диде ул.

ТР Рәисе йөкләмәсе буенча республиканың барлык районнарында өченче ел эшкуарлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең вәкилләре иҗтимагый нигездә эшли. «Җәмәгать вәкилләре җирле эшмәкәрләрне, аларның ничек "яшәүләрен", нинди проблемалар белән очрашуларын яхшы белә, - дип билгеләп үтте Фәрит Абдулганиев, - 2022 елда җәмәгать вәкилләре тарафыннан эшмәкәрләрдән 248 мөрәҗәгать кабул ителде".

Узган ел вәкаләтле вәкил һәм аның вәкилләре катнашында 54 тапкыр эшкуарларны кабул итү оештырылган, аеруча актуаль темалар буенча 52 семинар һәм түгәрәк өстәлләр үткәрелгән, темаларны эшкуарлар үзләре билгели. Бизнес-бергәлекнең оператив чишелеш таләп итүче иң кискен шәхси һәм системалы мәсьәләләре даими рәвештә Татарстан Республикасы Рәисе белән очрашуларда тикшерелә.

Россия бизнесының төп проблемаларының берсе булган административ басымга килгәндә, республикада бу басымны киметү буенча күп эшләр башкарыла, шуның нәтиҗәсендә, чираттагы Административ басым индексы мәгълүматлары буенча Татарстан РФ төбәкләре арасында бизнес өчен иң түбән административ киртәләр булган 4 нче урында тора.

Фәрит Габделганиев электрон сәүдәне үстерү мәсьәләләренә аерым тукталды. Маркет-плейсларда Татарстан сатучылары саны узган елда 2 тапкырга арткан. Шулай ук узган елда эшкуарлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил "маркетплейслар белән эшләү буенча менеджер" укыту программасын оештыру тәкъдиме белән чыккан. Түләүсез курсларга ихтыяҗ бар иде, шул ук вакытта яңа белгечлек алганнар 100% эшкә урнаштырылды, дип ассызыклады Фәрит Габделганиев. Интернет-сәүдәне үстерүдәге уңышлар республикага «бонд зоналары» (таможня җайга салуы гадиләштерелгән складлар) булдыру буенча экспериментны гамәлгә ашыру буенча сынау төбәге булырга мөмкинлек биргән.

Гомумән алганда, республикада кече һәм урта бизнесның үсеше белән бәйле вәзгыятьне Фәрит Габделганиев уңай дип билгеләде. «Эшмәкәрләрнең хакимият органнарына ышанычы елдан-ел арта бара», – диде ул.

Шуңа да карамастан, парламентарийлар фикеренчә, эшкуарлык өлкәсендә кайбер проблемалар актуаль булып кала бирә. Депутат Марат Галиев бизнесны консультацияләү мәсьәләләренә тукталды. "Бизнес һәм көч структуралары тарафыннан гамәлдәге норматив-хокукый актларны аңлату өлешендә проблемалар барлыкка килә, – диде ул, – кайвакыт шундый төрлечә аңлату җинаять эше кузгатуга китерә".

Депутат Ренат Мистахов билгеләп үткәнчә, бүген эре предприятиеләр теге яки бу җиһазларны китерү проблемасы белән очраша. Эшмәкәрләр урыннарда җитешмәгән детальләрне җитештерергә әзер, әмма техник таләпләргә һәм таможня сорауларына туры килү проблемасы белән очрашалар, шулай да кайбер комплектлаучыларны чит илдән алып кайтырга кирәк. Билгеләнгән проблемалар, бизнес-омбудсмен әйтүенчә, күп кенә эшкуарлар өчен актуаль, һәм вәкаләтле вәкил аларны хәл итүгә актив кушылырга әзер.

Бүген комитет утырышында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында республика законының 13 статьясына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды. Документ белән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары республика милкендә булган мөлкәтне сатып алуга өстенлекле хокукны гамәлгә ашырганда  сатып ала торган арендалана торган күчемсез мөлкәт өчен сигез ел һәм күчемле мөлкәт өчен өч ел түләүне кичектереп тору срогы  билгеләнә. Әлеге үзгәреш элек төзелгән сату-алу килешүләреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә дә кагылачак.

Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында республика законының 3 һәм 5 статьяларына, шулай ук энергияне сак тоту турында Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү республика законнарын яңартылган Татарстан Республикасы Конституциясенә туры китерү зарурлыгына бәйле. Закон проекты тарафыннан кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасының югары вазыйфаи заты вәкаләтләрен билгели торган законнарның норматив нигезләмәләренә үзгәрешләр кертелә.

Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, ТР икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International