Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты республика парламентының закон чыгару инициативасы проектын карады

2023 елның 14 марты, сишәмбе, 14:00

Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда депутатлар балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау турындагы федераль законнарга үзгәрешләр кертү буенча Дәүләт Советының закон чыгару инициативасын хуплады. Шулай ук контроль мәсьәләләр һәм кайбер закон проектлары каралды.

ТР Югары суды Рәисе урынбасары Эдуард Каминский тәкъдиме буенча комитет җәмәгать судьяларын ТР суд участокларына сайлау турындагы мәсьәләне карады.

Депутатлар тәкъдим ителгән кандидатураларны хупладылар һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Айдар Трегуловны (Әгерҗе суд районы буенча 2 нче суд участогы), Регина Хөснуллинаны (Алексеевск суд районы буенча 1 нче суд участогы), Рамил Гатинны (Лениногорск суд районы буенча 1 нче суд участогы) һәм  Ангелина Садыйкованы (Чистай суд районы буенча 4 нче суд участогы) өч елга җәмәгать судьялары итеп сайларга тәкъдим иттеләр.

«Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проектын депутатларга Үзйөрешле машиналарның һәм Татарстан Республикасы техникасының башка төрләренең техник торышын күзәтү идарәсе башлыгы Альберт Борһанов тәкъдим итте, ул документны эшләү максаты буларак урамнан тыш транспорт өлкәсендә федераль дәүләт контроле (күзәтчелек) буенча тапшырылган вәкаләтләрне гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын күтәрүне атады. "Урамнан тыш транспорт төрләренә федераль кануннар метрополитен, монорельс транспорты, асылмалы канат юлы, фуникулер кертә, - дип хәбәр итте нотыкчы. - Республика үзенчәлекләрен исәпкә алып, вазыйфаи һәм юридик затларга урамнан тыш транспортны техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм урамнан тыш транспорттан файдалану кагыйдәләрен бозган өчен штраф билгеләү тәкъдим ителә".

Тәкъдим ителгән закон проекты буенча фикер алышуда депутатлар Александр Чубаров, Илдар Шамилов, Валерий Власов катнашты, алар транспортта кешеләрнең тормыш иминлеген тәэмин итү өлкәсендә законнарны гамәлгә ашыру механизмнарын камилләштерүгә игътибар иттеләр. ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин документның актуальлеген, барыннан да элек, Казанда метрополитен үсеше белән аңлатты.

Комитет Дәүләт Советына закон проектын беренче һәм өченче укылышта карарга тәкъдим итә.

Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең 2022 елдагы эш нәтиҗәләре турында ведомство башлыгы урынбасары Елена Варфоломеева сөйләде.

Тәкъдим ителгән мәгълүмат караганда, 2022 елда идарәнең структур бүлекчәләрендә 232,4 млрд сум күләмендә 2,9 млн башкарма эш булган. Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә консолидацияләнгән бюджетка 3,5 млрд сум түләтелгән. Башкарылган эшләр буенча 621 млн сум түләтелгән, шул исәптән ЮХИДИ штрафлары 489 млн сум, хезмәт хакы буенча - 115 млн сум. Шулай ук 751 млн сум алимент түләүләре, 686,6 млн сум торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен бурычлар түләтелгән.

Елена Варфоломеева депутатларның ведомствоның эшчәнлек нәтиҗәлелеген үстерү динамикасы, мобилизацияләнгән гражданнардан алимент алу эшләре саны, идарә бүлекчәләрендә кадрлар агымы һәм хезмәткәрләрнең хезмәт хакы, компьютер техникасы белән цифрлаштыру һәм җиһазландыру турында сорауларына җавап бирде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров тарафыннан тәкъдим ителгән «Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы нигезләре турында» Федераль законның 22 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон чыгару инициативасы проектын карап, депутатлар аны хуплады.

"Федераль закон проекты авыр тормыш хәлендә яки социаль куркыныч хәлдә калган балигъ булмаганнар белән профилактик эш оештыру өлкәсендә законнарны камилләштерү, шулай ук балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасын үстерү максатларында эшләнгән, - дип белдерде Александр Чубаров. - Федераль законнарда балигъ булмаганнарның категорияләре билгеләнгән, алар балигъ булмаган хокук бозучылар өчен вакытлыча тоту үзәкләренә урнаштырылырга мөмкин. Закон проектында күрсәтелгән категорияләр исемлеген киңәйтү өлешендә 120-ФЗ номерлы Федераль законның 22 статьясына үзгәрешләр кертү каралган. Сүз авыр тормыш хәлендә калган яки социаль куркыныч хәлдә калган балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүдә Балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоту үзәкләренең профилактик мөмкинлекләрен нәтиҗәле файдалану турында бара".

Хәзерге вакытта үз белдеге белән өйдән чыгып киткән балигъ булмаганнарның кайда булуы билгеләнә, алар үз белдеге белән чыгып китү мөмкинлеге булмаган дәүләт учреждениеләренә җибәрелергә тиеш.

Балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоту үзәкләренә урнаштыру киләчәктә аларның яшәү урынына кайтуын гарантияле тәэмин итәргә, шулай ук гаиләдән үз белдеге белән китүнең һәм укуны туктатуның сәбәпләрен, балигъ булмаганның гомеренә яисә сәламәтлегенә куркыныч янаучы фактларны, җинаятьчел һәм башка җәмгыятькә каршы эшчәнлеккә җәлеп итүне ачыклау мөмкинлеген бирәчәк.

Комитет Дәүләт Советы Президиумына «Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы нигезләре турында» Федераль законның 22 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында» мәсьәләне республика парламентының чираттагы утырышы көн тәртибенә кертергә тәкъдим итә.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International