Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Дәүләт Думасына сирәк (орфан) авырулардан интегүче гражданнарны дарулар белән тәэмин итү буенча мөрәҗәгать юллый

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе, 12:54

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе  В.В. Володинга сирәк (орфан) авырулардан интегүче затларны дарулар белән тәэмин итү турында мөрәҗәгать юллый. Мондый карар бүген парламент утырышында кабул ителде.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, сирәк очрый торган (орфан) авырулардан интегүче гражданнарны дару белән тәэмин итү мәсьәләсе федераль һәм региональ дәрәҗәдә даими контрольдә тора.

"Сәламәтлекне саклау һәм медицина ярдәме алу хокукы гражданнарның иң мөһим конституцион хокукларының берсе, – дип басым ясады профильле комитет рәисе, – шул ук вакытта сирәк (орфан) авырулы гражданнарны дару белән тәэмин итү вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда Россия Федерациясе субъектлары еш кына әлеге затларны федераль дәрәҗәдә билгеләнгән дару белән тәэмин итү тәртибенә бәйле мәсьәләләр белән очраша".

Аерым алганда, «Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында» гы Федераль закон белән РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкаләтләренә ундүрт югары чыгымлы нозология: гемофилия, муковисцидоз, гипофизар нанизм, Гоше авыруы, зиһен чуалган склероз һәм башкалар белән интегүче затларны дару препаратлары белән тәэмин итүне оештыру кертелгән.

"Димәк, әлеге вәкаләтләр федераль бюджет акчалары исәбеннән тулы күләмдә гамәлгә ашырылырга тиеш иде, әгәр Федераль законның башка нигезләмәсе - 44 статьяның 7 өлеше булмаса, –  дип ачыклык кертте Светлана Захарова – аның буенча әлеге югары чыгымлы нозологияләрдән интегүче затларны дарулар белән тәэмин итүне оештыру Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте раслаган, ул билгеләгән тәртиптә формалаштырыла торган дару препаратлары исемлеге буенча гамәлгә ашырыла дип төгәлләштерелә".

Димәк, 14 югары чыгымлы нозология арасыннан булган авырулардан интегүче гражданнарга Россия Федерациясе Хөкүмәте раслый торган исемлеккә кермәгән, шул исәптән Россия Федерациясе территориясендә теркәлмәгән дару препаратлары билгеләнгән очракта,  мондый дару препаратлары белән тәэмин итү Россия Федерациясе субъектларына йөкләнә. Сүз, шул исәптән, Россия Федерациясе территориясендә теркәлмәгән кыйммәтле препаратлар турында бара.

"Шул рәвешле бертөрле авырулардан интегүче гражданнар тигез булмаган шартларга куелган һәм аларны дарулар белән тәэмин итү язып бирелгән дару препаратының хөкүмәт исемлегенә керүенә яисә кермәвенә бәйле булуыннан тора", – дип ассызыклады Светлана Захарова.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары «Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында» 2011 елның                       21 ноябрендәге 323-ФЗ номерлы Федераль законга 14 югары чыгымлы нозология арасыннан булган авырулардан интегүче гражданнарны дару препаратлары белән тәэмин итү йөкләмәсен Россия Федерациясе субъектларына йөкләү мөмкинлеген төшереп калдыра торган үзгәрешләр кертү үтенече белән мөрәҗәгать итә.

Бу фактлар Дәүләт Советының РФ Федераль Союз Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга мөрәҗәгате текстында бәян ителгән.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International