СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
ноябрь, 2024 ел
Бүген Яшел Үзән районында Дәүләт Советының беренче, икенче, дүртенче, бишенче һәм алтынчы чакырылыш депутаты, «Майский» комбинаты җитәкчесе Илшат Ганиев истәлегенә багышланган чаралар узды. Комбинат территориясендә Илшат Ганиев бюсты һәм аның исемендәге «Майский» теплица комбинаты тарихы музее ачылды. Чараларда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, парламент депутатлары Азат Хамаев һәм Камил Ногаев, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, республиканың министрлык һәм ведомстволары вәкилләре, «Майский» комбинаты коллективы катнашты.
22
ноябрь, 2024 ел
Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче утырышы 28 ноябрьдә иртәнге сәгать унда башлана. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Бишенче утырышта 19 мәсьәлә, шул исәптән 9 республика законы проекты каралачак.
22
ноябрь, 2024 ел
Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада алар гражданнарны кабул итте, республика шәһәрләре һәм авыллары халкы белән очрашты, Батырлык дәресләре үткәрделәр, шулай ук РФ салым органнары хезмәткәрләре көненә багышланган чараларда катнаштылар.
21
ноябрь, 2024 ел
Бүген Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев КАИ каршындагы Техника көллияте студентлары белән очрашты. Уку йортының активистлары һәм белем бирү конкурсларында җиңүчеләр Дәүләт Советында парламент эшчәнлеге белән танышу максатында булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ