Җәмәгать судьялары сайланды

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе, 10:36

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар республиканың кайбер суд участокларына җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар.

Җәмәгать судьяларына кандидатларны ТР Югары Суды Рәисе урынбасары Айдар Галиәкберов тәкъдим итте. Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин әлеге мәсьәлә буенча комитетның уңай карары белән таныштырды.

Дәүләт Советы вәкаләтләр вакыты чикләнмәгән җәмәгать судьялары итеп Айдар Сөләймановны (ТР Зәй суд районының 1нче суд участогына), Камил Әхмәдине (ТР Казан шәһәре Мәскәү суд районының 3нче суд участогына), Евгений Грицковны (ТР Казан шәһәре Идел буе суд районының 10нчы суд участогына) һәм Роман Анисимовны (ТР Казан шәһәре Совет суд районының 4нче суд участогына) сайлады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International