Хөкүмәт эше турындагы хисап Дәүләт Советы утырышында каралды

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе, 12:19

Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап каралды. Әлеге мәсьәлә буенча төп доклад белән республика Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Премьер-министры билгеләп үткәнчә, 2022 ел ил һәм республика икътисады өчен җитди сынау булган. «Геосәяси факторлар һәм даими кертелә торган санкцияләр технологик чикләүләр аша инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга, транспорт блокадасы аша экспорт-импорт операцияләренә, тышкы сәүдә эшчәнлеген чикләүләргә, шул исәптән глобаль финанс системасына керүне тыюга йогынты ясады, - диде Алексей Песошин, - болар барысы да, шул исәптән инфляция басымы, нефть бәяләренең һәм рубль курсының тотрыксызлыгы , кичекмәстән чаралар күрүне таләп итте.

Узган елның февраль-март айларында төп чаралар планы оператив рәвештә актуальләштерелгән. Беренчел ихтыяҗны товарлар белән тәэмин итү һәм халыкка социаль түләүләрнең вакытында бирелүе өстенлекле юнәлешләр булып тора. Шул ук вакытта хезмәт базарын мониторинглау һәм мәшгульлекне тәэмин итү оештырылган. Икътисад тармакларына, шулай ук кече һәм урта бизнес вәкилләренә киң ярдәм күрсәтелгән.

"Әйтик, федераль исемлеккә кертелгән республиканың система булдыручы оешмалары әйләнештәге акчаларны тулыландыру өчен 40 млрд.сумнан артык ташламалы кредитлар алды, - дип ассызыклады Алексей Песошин, - эшмәкәрләргә ярдәм 83 млрд. сумнан артып китте».

Кабул ителгән чаралар, Премьер-министр әйтүенчә, предприятиеләр, кредит-финанс оешмалары, кече һәм урта бизнес эшен тотрыклыландыруга гына түгел, бәлки  икътисад үсеше тенденциясен саклап калуга да мөмкинлек биргән. 2022 ел нәтиҗәләре буенча республиканың тулаем төбәк продукты 3 трлн 865 млрд. сум. тәшкил иткән, ягъни 106% . Икътисади үсешкә сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш секторы төп өлеш кертә. Сәнәгать җитештерү күләме 4 трлн. 624 млрд. сумга җиткән. Аның индексы 106,6% тәшкил итә. Узган ел нәтиҗәләре буенча 888 млрд.сумнан артык инвестиция җәлеп ителгән. Төзелеш тармагында шактый үсеш тәэмин ителгән, анда эш күләме 570 млрд.сумнан артып киткән. 3 млн. кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. Авыл хуҗалыгына килгәндә, узган ел 5 млн.тоннадан артык ашлык җыелган, сөт савымы беренче тапкыр 2 млн. тоннадан артып киткән. Авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 334 млрд.сумга җиткән, ягъни 126% ка якын.

Узган ел беренче чираттагы һәм социаль әһәмиятле чыгымнар тулысынча финансланган, илкүләм проектларның һәм республика программаларының төбәк компонентларын гамәлгә ашыру дәвам итте. Узган елда инфраструктура объектларына капитал салымның гомуми күләме 122 млрд.сумнан артып киткән. Бу акчалар 4 меңнән артык объектны төзергә һәм капиталь ремонтларга мөмкинлек биргән. Мәсәлән, 324 мәгариф объекты капиталь ремонтланган, 7 мең урынга 9 мәктәп һәм 485 урынга 3 балалар бакчасы файдалануга тапшырылган, 59 медицина объекты төзелгән һәм 83 сәламәтлек саклау объекты ремонтланган. 29 спорт объекты һәм 6 балалар лагеры төзелгән. 12 мәдәният өлкәсе объекты, 34 авыл хуҗалыгы учреждениесе ремонтланган. Шулай ук авылда яшәүчеләргә комплекслы хезмәт күрсәтүче 13 пункт төзелгән. 66 иҗтимагый урын һәм 1,2 меңнән артык ишегалды территориясе төзекләндерелгән.

Төзелеп беткән объектлар арасында Алексей Песошин Россия Оборона министрлыгы госпитален, Түбән Кама үзәк күп профильле хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге бинасын, Чаллыдагы «Мастеровые» рус драма театрын, Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркны һәм башкаларны билгеләп үтте.

Республика Премьер-министры билгеләп үткәнчә, транспорт-логистика инфраструктурасын үстерү мөһим булып кала. Узган ел 206 млрд.сумнан артыкка юл эшләре башкарылган. М-12 тиз йөрешле автомобиль юлы, М-7 автомобиль юлы, Шәле Баулы автомобиль юлы төзелеше дәвам итә.

Узган ел 640 км юл норматив хәлгә китерелгән, шул исәптән аерым программалар кысаларында – 380 урамның урам-юл челтәре, 432 км торак пункт юллары ремонтланган, 57 км артык гаилә фермаларына, терлекчелек комплексларына, бакча җәмгыятьләренә һәм балалар сәламәтләндерү лагерьларына керү юллары төзекләндерелгән.

Социаль газлаштыру программасы гамәлгә ашырыла. Программа гамәлгә кергәннән бирле газүткәргеч 14 меңгә якын йорт биләмәсе чикләренә кадәр җиткерелгән, 8 меңнән артыгы инде газга тоташтырылган. Республикада торакны газлаштыру дәрәҗәсе 99,25% тәшкил итә.

Алексей Песошин социаль күрсәткечләргә аерым тукталды. Татарстан Республикасы Премьер-министры билгеләп үткәнчә, ел йомгаклары буенча гражданнарның тормыш сыйфатын һәм иминлеген арттыру программаларын гамәлгә ашыру гомер озынлыгын 75 яшькә җиткерергә, реаль хезмәт хакының 101,6% ка үсүен тәэмин итәргә, ярлылык дәрәҗәсен 6% ка кадәр киметергә мөмкинлек биргән.

Якын киләчәктә Хөкүмәт эшенең өстенлекләрен анализлап, Алексей Песошин бүгенге көндә предприятиеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итәргә, инвестицион активлыкны стимуллаштырырга, кече һәм урта бизнесны үстерү темпларын сакларга, муниципаль берәмлекләрнең баланслы үсешен һәм илкүләм  проектларны һәм дәүләт программаларын нәтиҗәле гамәлгә ашырырга кирәклеген ассызыклады.

Шуңа бәйле рәвештә импортны алмаштыру мәсьәләсе актуаль булып кала. Узган ел республикага импорт 20% ка кимегән. "Чимал, материаллар һәм комплектлаучы детальләр белән тәэмин итүдә резервларның берсе – дустанә булмаган илләрдән импорт продукциясен  үзебездә җитештерелгән аналоглар белән алыштыру өчен кооперацияара элемтәләрне көчәйтү, ә алар булмаса - аларны җитештерүне оештыру, - дип басым ясады Алексей Песошин, - бу максатларда Республика маркетинг үзәге базасында импортны алмаштыру үзәге оештырылган. Импортны алмаштыра торган продукция җитештерүче предприятиеләр өчен бу мәйданчык – өстәмә сату базары, ә кулланучылар өчен –импортны алмаштыру мөмкинлеге. Үзәк каталогларында 320 меңнән артык продукция номенклатурасы, шул исәптән 170 меңгә якын позиция импортны алмаштыру буенча тәкъдимнәр бар. Татарстан предприятиеләре (Татнефть, СИБУР, КАМАЗ һ.б.) хәзер үк импортны алмаштыру проектларын уңышлы тормышка ашыра.

Алексей Песошин әйтүенчә, предприятиеләрнең өзлексез эшләве өчен булган базарларны киңәйтү һәм яңаларын үзләштерү мөһим. Узган ел, чикләүләргә карамастан, предприятиеләр экспорт күләмен арттырганнар. "Агымдагы шартларда Азия, Африка, Латин Америкасының дус илләре белән хезмәттәшлекне үстерү мөһим, - дип саный республика Премьер-министры, - төп бурыч – Халыкара сәүдә өчен  ышанычлы логистик маршрутлар формалаштыру. Кайбер нәтиҗәләр бар инде."

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, тагын бер резерв – хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру. «Безнең предприятиеләрнең компетенцияләре федераль дәрәҗәдә югары бәяләнде, Татарстан "Хезмәт җитештерүчәнлеге" илкүләм проекты рейтингында лидер булды, - дип ассызыклады Хөкүмәт башлыгы, - хәзер проектта – республиканың 210 предприятиесе. Предприятиеләргә аны гамәлгә ашыруга кушылырга кирәк».

Алексей Песошин цифрлаштыру һәм цифрлы икътисадны үстерү, инвестицион активлыкны арттыру мәсьәләләренә җентекләп тукталды.

Узган елда һәм хәзерге вакытта хөкүмәт эшенең иң мөһим өстенлекләренең берсе булып мобилизацияләнгән һәм махсус операциядә катнашучы хәрбиләрнең гаиләләргә ярдәм итү кала. «Республикада хакимият органнарының, сәнәгать предприятиеләренең, бизнес-берләшмәләрнең һәм волонтерлык хәрәкәтенең үзара эшчәнлегенең төгәл схемасы төзелде, - диде Алексей Песошин, - федераль ярдәм чаралары белән беррәттән, Хөкүмәт тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары билгеләнде: финанс ярдәме, социаль хезмәт күрсәтү, мәгариф һәм мәдәни өлкәләрдә ташламалар һәм өстенлекләр-ял итү чаралары, салымнар һәм юридик ярдәм.

Татарстанлылар хезмәт иткән хәрби частьләргә ярдәм итү, гуманитар ярдәмне турыдан-туры махсус операция зонасына илтү, Лисичанск шәһәренә ярдәм итү буенча эш дәвам итә. "Гуманитар ярдәм җыюда барлык парламент партияләренең төбәк бүлекчәләре, иҗтимагый оешмалар, предприятиеләр һәм учреждениеләр, безнең республиканың битараф булмаган гражданнары актив катнаша, - дип билгеләп үтте Алексей Песошин, - гомумән алганда, республика муниципалитетлары тарафыннан 1,7 млрд.сумнан артык гуманитар ярдәм китерелде".

Республика башкарма хакимияте органнарының узган елдагы эшенә йомгак ясаучы төп документ буенча  фикер алышуда күпләр катнашты.

Аерым алганда, депутат Николай Атласов республикада «чүп реформасы»ничек узачагы белән кызыксынды. Депутат Николай Рыбушкин шәһәр эчендә урнашкан бистәләрне үстерүнең махсус программасын булдыру кирәклеге мәсьәләсен яңадан күтәрде.  Депутат Елена Кузьмичева хезмәттәшләренең игътибарын республика предприятиеләрендә кадрлар җитмәү проблемасына юнәлтте.

«Бердәм Россия» парламент фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов, фикер алышуда ясаган чыгышында, объектив кыенлыкларга карамастан, республиканың төп макроикътисади күрсәткечләр буенча ил төбәкләре арасында алдынгы позицияләрне саклап кала алуын ассызыклады. Ул шулай ук республика Хөкүмәтенә соңгы сайлау кампанияләре кысаларында килгән гражданнар наказларын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирергә кирәклеген билгеләп үтте. Юрий Камалтынов сүзләренә караганда, юлларны ремонтлау, яшьләрне патриотик тәрбияләү, балигъ булмаганнарның мәшгульлеген оештыру мәсьәләләре актуаль булып кала. " Бу мәсьәләләрнең барысы да хөкүмәтнең даими контролендә булырга тиеш", - дип билгеләп үтте фракция башлыгы.

Хөкүмәт Хисабын тикшерү кысаларында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов та чыгыш ясады. Ул традицион рәвештә гражданнарны социаль яклау, ярлылыкны киметү мәсьәләләрен күтәрә.

2022 елда Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап депутатлар тарафыннан игътибарга алынды. Моннан тыш, депутатлар Хөкүмәт адресына берничә тәкъдим җибәрде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International