Валентина Матвиенко Россия парламентаризмы көне белән котлый

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе, 09:16

Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына котлау телеграммасы җибәргән.

Дәүләт Советы Рәисен һәм депутатларны Россия парламентаризмы көне белән котлап, Валентина Матвиенко «беренче Дәүләт Думасы эшли башлаган көн – 1906 елның 27 апреле Россиядә халык хакимиятенең тирән традицияләре, аның гражданлык җәмгыятенең өлгерүе, демократия кыйммәтләренә тугрылык символы булып тора, – диеп билгели, – Бүгенге көндә дөньядагы үзгәрешләр яңа тышкы һәм эчке чакыруларны формалаштыра, алар җәмгыятьне тулысынча берләштерүне генә түгел, ә барлык дәрәҗәдәге закон чыгаручыларның тәвәккәл, оператив эшен дә таләп итә. Бары тик Россиянең төп мәнфәгатьләре турында кайгыртып һәм бердәм какшамас фронт булдырып  кына без билгеләнгән максатларга ирешәчәкбез, дәүләтебезне имин һәм тагын да көчлерәк итәчәкбез".

 Быел Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. Валентина Матвиенко югары һәм түбән палаталарның Россия субъектларының закон чыгару органнары белән тыгыз һәм конструктив хезмәттәшлеге Россия һәм аның барлык гражданнары файдасына нәтиҗәле үсеш алачагына ышаныч белдерә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International