Татарстанда «Эш урынында сәламәтлек» акциясе башланды

2023 елның 15 мае, дүшәмбе, 17:12

Казан вертолёт заводында эшләүче 156 кеше, бер көн эчендә барлык белгечләрне узып, сәламәтлеген тикшертте. Кичә завод ишегалдына килеп урнашкан ике күчмә хастаханә машинасы биредә атна дәвамында эшләячәк. Шул рәвешле биредә хезмәт куючы һәркем заводтан читкә чыкмыйча гына табибта тикшеренү узачак.

Әлеге проект «Бердәм Россия» партиясе башлап җибәргән «Эш урынындагы сәламәтлек» акциясе кысасында тормышка ашырыла. Республикадагы 350 оешмада эшләүче барлык хезмәткәрләрнең сәламәтлеген тикшерергә җыеналар.

Татарстанда «Сәламәт киләчәк» федераль проектының иҗтимагый советы рәисе, Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов сүзләренә караганда, бу акцияне нәкъ менә башкаланың вертолет заводында башлап җибәрүләре юкка гына түгел. Бүген биредә эшчеләрнең сәламәтлеген саклауга зур игътибар бирелә. Әле узган ел гына бу максаттан барлыгы 10 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Заводның сәламәтлек саклау пунктында эшчеләр, анализлар тапшырып, невролог, кардиолог, эндокринолог кебек тар профильле белгечләргә дә языла ала. Җыючы-ябыштыручы кебек авыр хезмәттәгеләр өчен махсус физиотерапия кабинеты да эшли. Быел 1 июньнән заводта диспансеризация уздырылачак. Кешегә эшләү генә түгел, ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен дә шартлар тудырылган.

– Шушы эшне бөтен республика күләмендә популярлаштырасыбыз килә. Моннан тыш авыл җирендә, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең сәламәтлегенә дә аерым игътибар итәсе иде. Иҗтимагый советның чираттагы утырышын берәр авыл җирлегендә уздырып, салада яшәп эшләүчеләрнең сәламәтлеген кайгырту мәсьәләсен дә күтәрергә җыенабыз, – диде Айрат Фәррахов иҗтимагый совет утырышында.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә моны партия проекты кысасында куелган иң төп максатларның берсе дип атады.

– Әлеге проект ярдәмендә республика оешмаларында эшләүче барлык хезмәткәрләрнең сәламәтлеген ныгытырбыз дип өметләнәбез. Безне алда бик кызык, кирәкле, җитди эш көтә. Кеше сәламәтлеген саклау мәсьәләсе беренче тапкыр гына күтәрелми. Заводлар, фабрикаларда, бигрәк тә нефть, газ, химия тармакларында эшләүчеләрдә һөнәренә бәйле җитди авырулар да пәйда булырга мөмкин. Ул яктан авыл җирендә яшәүче халкыбызның хәле ничек? Язгы чәчү эшләре, җиргә ашлама кертү, химик чаралар белән эшкәртү шулай ук эзсез узмый бит. Моңа да зур игътибар бирергә кирәк, – дип искәртте парламент башлыгы.

Халыкара хезмәт оешмасы (МОТ) мәгълүматларына караганда, җитештерүдә килеп чыккан фаҗигале очраклар, һөнәри авырулар аркасында, дөньяда көн саен 6,3 мең чамасы кешенең гомере өзелә. Бер ел эчендә исә андый фаҗигале очраклар саны 2 миллионнан арта. 2019 елда тормышыбызга үтеп кергән коронавирус вазгыятьне тагын да катлауландырган. «Шуңа күрә эшләү яшендәге халыкның сәламәтлеген саклау стратегик дәрәҗәдәге мөһим мәсьәлә булып тора», – ди Айрат Фәррахов. Республиканың сәнәгать тармагы эшчәнлегенә багышланган утырышларның берсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та сәламәтлек саклау, җитештерү тармагы хезмәткәрләре һәм эш бирүчеләр алдына шундый бурыч куйган иде.

Яшерен-батырын түгел, бүген бу өлкәдә шактый кытыршылыклар бар. Иҗтимагый совет утырышында катнашучылар аларның һәркайсына аерым тукталып, мәсьәләне чишү юлларын табарга тырышты. Завод, фабрика кебек оешмаларда эшләүчеләрнең саулыгын ныгыту, гомерен озайту өчен, иң беренче чиратта хастаханәләр белән хезмәттәшлекне көйләргә кирәк дип саный белгечләр. Оешмадагы сәламәтлек саклау пункты белән хезмәткәр беркетелгән дәвалау оешмасы арасында элемтә булсын, кыскасы. Берсендә анализ тапшырган, тикшеренү узган икән, бу хакта автомат рәвештә икенчесенә дә хәбәр килсен.

– Шул очракта бүген башлап җибәргән акция дә, эшчеләр өчен хезмәт урынында оештырылган диспансеризация дә күпкә нәтиҗәлерәк булыр иде. Төгәл дигноз куелган кеше генә түгел, анализлары начар булган кеше дә, эшне ярты юлда калдырмыйча, кирәкле табибына барып җитәрлек булсын, – ди белгечләр.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин фикеренчә,  шәхси медицина оешмалары белән дә элемтәне җайларга кирәк. Юкса аларның күбесе бүген аерым хуҗалык кебегрәк яши. «Билгеле, бүген эшчеләрнең күбесе шәхси медицина оешмаларында да тикшерелә. Шуңа күрә бу эшченең сәламәтлеге турында аларда булган мәгълүматны автомат рәвештә аның эш урынындагы дәвалау оешмасына тапшыру юлларын да булдырырга кирәк», – диде министр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International