Дәүләт Советы депутаты Рамил Әхмәтов Кадыш бистәсендә яшәүчеләр белән очрашты

2024 елның 25 июле, пәнҗешәмбе, 13:02

23 июльдә Дәүләт Советы депутаты, 12 нче Казан шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Рамил Әхмәтов Казанның Авиатөзелеш районы Кадыш бистәсендә яшәүчеләр белән очрашты. 

Очрашу барышында халык җәмәгать транспорты эше, йортларның подвалларындагы су, юллардагы чокырлар, фельдшер-акушерлык пунктында медицина белгечләре җитмәү һәм 147 нче гомуми белем бирү мәктәбенә яңа янкорма төзү зарурлыгы кебек проблемаларны җиткерде.

Депутат барлык сорауларны һәм теләкләрне игътибар белән тыңлады, тиешле аңлатмалар бирде һәм эшкә алды. Халык аңа очрашуның нәтиҗәлелеге һәм аларның теләкләренә игътибарлы булуы өчен рәхмәт белдерде.

"Җирле халык белән очрашулар минем эшемнең мөһим өлеше булып тора, чөнки алар миңа кешеләрнең ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрен яхшырак аңларга мөмкинлек бирә. Мондый очрашулар вакытында мин аларның райондагы эшләрнең торышы турында фикерләрен ишетә алам, алар очраткан конкрет проблемалар белән танышам һәм мөмкин булган чишелешләр тәкъдим итә алам», - дип билгеләп үтте Рамил Әхмәтов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International