Округларда депутатлар атнасы

2024 елның 19 июле, җомга, 17:41

Дәүләт Советы депутатларының округларда эшләве дәвам итә. Бу атнада парламент депутатлары гражданнарны кабул итте, гуманитар йөк җыюда һәм озатуда булышты, шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә стелалар ачу тантанасында катнашты.

18 июльдә Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтуллин эшмәкәрләр һәм Яр Чаллы халкы белән берлектә махсус операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм җыюда һәм җибәрүдә катнашты. Битараф булмаган чаллылыларның уртак тырышлыгы белән 20 тонна йөк җыеп алынды. Автоградның эре предприятиеләре һәм бизнесменнар шулай ук мотоцикллар, квадроцикллар, тепловизорлар, квадрокоптерлар, дроннар, саклану чаралары сатып алуда ярдәм иттеләр. "Ярдәм җыю буенча барлык идеяләрне хуплаган эшмәкәрләребезгә рәхмәт! Бу юлы да 15 компания бергәләп кирәкле җиһазлар сатып алдык", - дип билгеләде депутат.

16 июльдә ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина РФ Президенты В.В. Путинның ТРдагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Депутатка хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашкан хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Моннан тыш, депутат янына, ярдәм сорап, Казанда яшәүче кеше дә килгән, ул беренче төркем инвалидларга каралган ташламалар сораган.

16 июльдә Буа районында үз вакытында Яңа Энтуган, Куренка Выселкасы һәм Байковка торак пунктлары булган участокларга истәлекле стелалар куелды. Истәлек стеласында Бөек Ватан сугышы елларында фронтка киткән кешеләрнең исемнәре мәңгеләштерелгән. Һәйкәлләрне ачу тантанасында Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин катнашты. Буа районында мондый истәлекләр урнаштыру традициясе инде дүрт ел гамәлдә. Бу вакыт эчендә элеккеге торак пунктлар урыннарында Бөек Ватан сугышында катнашкан 900 кешенең исеме мәңгеләштерелде.

15 июльдә Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин, Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон белән берлектә, Балык Бистәсе районының Рус Өнәге авылында ике торак йортның түбәсен торгызырга булышты. "Ай башында Балык Бистәсеннән сигнал килгән иде - шторм вакытында Рус Өнәгендәге уллары сугышка киткән авылдашлар яши торган ике өйдә бәла булган, алар проблеманы мөстәкыйль хәл итә алмыйлар», - дип сөйләде Дәүләт Думасы депутаты.

12 июльдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Әлмәт районында узган Татарстан Республикасы нефть саммитында катнашты. Быел саммитның төп темасы 2050 елга кадәр Россия ягулык-энергетика комплексының тотрыклы киләчәген тәэмин итү булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International