Дәүләт Советы Президиумы утырышында балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе, 15:58

Бүген Питрәч районында Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы узды, анда депутатлар, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары, иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары вәкилләре республиканың яшь гражданнарын патриотик тәрбияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

"Бүген патриотик тәрбия мәсьәләләре аеруча актуаль, килеп туган хәлләр шуны таләп итә, – дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып, – милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклау, яшьләргә бу яхшы традицияләрне сеңдерү һәм аларны яңа буынга тапшыру барлык хакимият органнары эшендә мөһим юнәлеш булып тора. Дус булмаган илләр тарафыннан яшьләргә басым зур. Без үсеп килүче буынга күпмилләтле Ватаныбызның кыйммәтен аңлатырга, актив гражданлык позициясен һәм үзаңын формалаштырырга ярдәм итәргә тиешбез". Бу ориентирлар, парламент башлыгы әйтүенчә, илнең Төп Законында беркетелгән, федераль законнарда ачыла, республика законнарында һәм дәүләт программаларында чагылыш таба.

Республикада яшьләрне патриотик тәрбияләү программаларын гамәлгә ашыру белән депутатлар Казан шәһәренең «Яшүсмерләр» яшьләр сәясәте муниципаль бюджет учреждениесе системасына кергән «Лимонад» яшүсмерләр клубы эше мисалында таныша алдылар. Бу яшьләр клубында парламентарийлар Президиум утырышы алдыннан булдылар. Бүген биредә бокс һәм каратэ секцияләре, театр, бию, чүлмәкчелек һәм арт - студияләр эшли, кул сугышы һәм декоратив-кулланма сәнгать, шахмат һәм өстәл хоккее буенча дәресләр оештырылган. Клубта шөгыльләнүчеләр күп тапкырлар төрле ярышларда һәм иҗади конкурсларда җиңүче булганнар. Моннан тыш,"Лимонад" "Яшүсмерләр" муниципаль бюджет учреждениесенең беренче мәйданчыгы була, анда Россия балалар һәм яшьләрнең "Беренчеләр хәрәкәте"нең беренчел бүлеге ачылган.

"Безнең клублар челтәрендә иң мөһиме – уңайлылык, - дип билгеләп үтте  Казан шәһәренең яшүсмерләр клублары берләшмәсе директоры Екатерина Согрина. "Лимонад" – иң зур яшүсмерләр клубларының берсе, Казанда-66, республикада 200дән артып китә".  

Фәрит Мөхәммәтшин республикада барлыкка килгән патриотик тәрбия системасын нәтиҗәле дип саный. "Яшьләр берләшмәләре, яшүсмерләр клублары, мәктәпләр үз ролен үти, әмма резервлар әле дә бар, –  дип саный парламент башлыгы, –  бездә никадәр яшьләр бу эшкә җәлеп ителмәгән, клубларда һәм секцияләрдә мәшгуль булмаганнар күпме? Бу мәсьәләне тагын бер тапкыр күтәрергә һәм алар белән эшне көчәйтергә кирәк.  

Президиум утырышында республикада яшьләр белән эшләү һәм патриотик тәрбия оештыру турындагы докладлар белән ТР яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков, мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина һәм профессор, тарих фәннәре докторы, Тарих фәннәре югары мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме кафедрасы мөдире, КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр институтының  Халыкара мәдәни мирас кафедрасы мөдире Раил Фәхретдинов чыгыш ясады.

Ринат Садыйков билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда 14-35 яшьлек 1 млн.72 мең кеше яши,  бу –  актив яшьтәге халыкның  1/4 өлеше. "Хәзерге вакытта республикада яшьләрне патриотик тәрбияләү буенча программа гамәлгә ашырыла, яшьләребезне гражданлык һәм хәрби-патриотик тәрбияләүне гамәлгә ашыруга ярдәм итүче инфраструктураның киң челтәре эшли – бу яшьләр үзәкләре, яшүсмерләр һәм хәрби-патриотик клублар, яшүсмерләр лагерьлары, Форпост һәм «Авангард» үзәкләре, патриотик юнәлештәге күпсанлы чаралар үткәрелә», –  дип ассызыклады министр.

 Патриотик тәрбия буенча иң яхшы проектлар республикадан грант ярдәме ала. Узган ел гына да 15 проект җиңүче булган. Шулай ук коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча конкурс гамәлгә ашырыла, ел саен бюджеттан бу максатларга 3 млн.сумнан артык акча юнәлтелә.

 Ринат Садыйков әйтүенчә, патриотик тәрбия – ул хәрби патриотизм гына түгел, ә гражданлык тәрбиясе дә. "Яшьләрнең дөньяга карашына һәм патриотиклыгына фикер лидерлары йогынты ясый, – дип билгеләп үтте министр, – бүген төп коммуникация каналы булып социаль челтәрләр һәм Интернет тора, анда яшьләр көненә уртача 5 сәгать үткәрә".

Ринат Садыйков билгеләп үткәнчә, гражданлык патриотизмында мәгълүмат эшенә күбрәк игътибар бирергә кирәк. "Безгә яшь галимнәр, профессионаллар, мәсәлән, көн саен кешеләрнең гомерләрен саклап калучы яшь хирурглар һәм укытучылар турында күбрәк сөйләргә кирәк, бигрәк тә 2023 ел Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елы дип игълан ителде", – дип саный министр.

Ринат Садыйков волонтерлык һәм иреклеләр хәрәкәте үсешенә аерым тукталды. "Волонтерлык – гражданлык җәмгыятенең аерылгысыз юлдашы, – диде ул,  –  "Ярдэм янешэ!" хәрәкәте тирәсендә 6300 дән артык волонтер берләште.  Алар Донбасс өчен 1 мең тоннадан артык гуманитар йөк җыярга ярдәм итәләр, бөтен республика буенча 85 склад эшен оештыралар.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова балалар һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү мәсьәләләре парламентның профиль комитетының даими контролендә булуын ассызыклады. 

"Ватанга патриотик мөнәсәбәт тәрбияләү һәм укыту процессында, балачактан башлап, шәхеснең төп сыйфатлары, рухи-әхлакый ориентирлар һәм кыйммәтләр салынган чорда формалаша, –- дип билгеләп үтте Светлана Захарова,  – бу процесста беренчел роль гаиләгә һәм мәгариф оешмаларына дәүләтнең турыдан-туры ярдәме белән бирелергә тиеш. Патриотик тәрбиянең нәтиҗәле системасы дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары һәм җәмгыятьнең максатчан үзара эшчәнлеге шартларында гына төзелә ала".

Светлана Захарова искәрткәнчә, быел февраль аенда Социаль сәясәт комитетының күчмә утырышы узды, аның барышында депутатлар яшүсмерләр клублары һәм балалар белән яшәү урыны буенча эшләү өчен оештырылган үзәкләр эшчәнлеге һәм аларның патриотик тәрбиядәге роле белән таныштылар. Бу юнәлешне алга таба да үстерергә кирәк, дип саный Светлана Захарова. Шул ук вакытта, профильле комитет җитәкчесе билгеләп үткәнчә, өстәмә белем бирү оешмаларында балалар белән эшләүне көчәйтергә, шулай ук педагогларның игътибарын баланы һөнәр яки сәнгатькә генә түгел, ә уку процессында аларның чыганаклары һәм тарихы турында сөйләргә өйрәтү мөһим икәнлегенә юнәлтергә кирәк.

Профильле комитет башлыгы фикеренчә, мондый белемнәр балаларның күзаллауларын киңәйтүгә һәм үз Ватанына хөрмәтле мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә. Бу шулай ук мәдәни-патриотик тәрбиянең бер өлеше, ул, Светлана Захарова әйтүенчә, гражданлык-патриотик, хәрби-патриотик һәм спорт-патриотик тәрбия белән беррәттән тиешле игътибар таләп итә.

Патриотик үзаң формалаштыру балалар һәм яшьләргә карата гына түгел, яшьләренә карамастан, гомумән барлык гражданнар өчен дә актуаль, дип саный Социаль сәясәт комитеты рәисе. " Хәзерге вакытта патриотик тәрбия мәсьәләләрен хокукый җайга салу максатларында Дәүләт Советында патриотик тәрбия турында республика законы проектын эшләү буенча эшче төркем төзелде", - дип белдерде  Светлана Захарова. Документ бу ел ахырына кадәр фикер алышуга чыгарылыр дип планлаштырыла.

Балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүне оештыру буенча конкрет тәкъдимнәр белән расланган Дәүләт Советы Президиумы карары республика Хөкүмәте, башкарма һәм муниципаль хакимият органнары адресына җибәреләчәк.

Дәүләт Советы Президиумының балалар һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүне оештыру буенча конкрет тәкъдимнәр һәм тәкъдимнәр белән бүген расланган карары Республика хөкүмәте, башкарма һәм муниципаль хакимият органнары адресына җибәреләчәк.

Утырыш эшендә шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец, Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов, Татарстан Республикасы Раис администрациясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре, Питрәч районы мәктәпләре директорлары һәм укытучылары, мобилизацияләнгән гаиләләрнең әгъзалары катнашты.

Интернет челтәрендә утырышның турыдан-туры трансляциясе оештырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International