Киров өлкәсе белән чикләр билгеләү турында килешү расланды

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе, 11:01

Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы белән Киров өлкәсе арасында ике төбәкнең чикләрен билгеләү турында килешүне раслау турында Карар кабул ителде. Элегрәк документ Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында каралды һәм профильле комитет әгъзалары тарафыннан хупланды.

2023 елның 2 июлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов арасында тиешле килешү имзаланган иде.

Татарстан Республикасы белән Киров өлкәсе арасындагы чикнең гомуми озынлыгы 228 километр тәшкил итә.

Татарстан территориянең төньяктан Киров өлкәсе белән чиктәш. Чиктә республиканың Балтач һәм Кукмара районнары урнашкан. Киров өлкәсе белән чикне билгеләү буенча эшләр 2020 елда башланды. "Бу чорда  Киров өлкәсендәге хезмәттәшләр белән белән берничә тапкыр очрашулар уздырылды, Татарстан Республикасы һәм Киров өлкәсе чикләренең Удмурт Республикасы һәм Марий Эл Республикасы белән тоташу нокталарын билгеләүгә бергәләп чыктык. Бүгенге көндә чик сызыгы тарихи конфигурация буенча килешенгән», - дип белдерде ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, документны тәкъдим итеп. 

Әлеге килешү парламент һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карары белән расланганнан соң, чик Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертеләчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International