СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
февраль, 2026 ел
Бүген Дәүләт Советында парламентның унсигезенче утырышы кысаларында депутатларга 2025 елда Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелде. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән республика омбудсмены Сәрия Сабурская чыгыш ясады.
19
февраль, 2026 ел
Бүген Дәүләт Советында «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенең бер гасырлык юбилеена багышланган күргәзмә ачылды. Экспозициясенә ТР «Динамо» тарих музее фондларыннан тарихи экспонатлар кергән күргәзмә килүчеләрне спорт җәмгыятенең тарихы һәм казанышлары белән таныштыра. Уникаль экспонатлар белән Дәүләт Советының унсигезенче утырышына чакырылган парламент депутатлары, тармак министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре танышты.
19
февраль, 2026 ел
Бүген Дәүләт Советы утырышында Азат Җиһаншинның 12 гыйнварда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры итеп билгеләнүе сәбәпле вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителде.
19
февраль, 2026 ел
Бүген парламентның унсигезенче утырышында депутатлар берничә суд участогына Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайладылар. Кандидатларны ТР Югары Суды Рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәров тәкъдим итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ