Казанда Роберт Миңнуллинны искә алдылар

2023 елның 1 августы, сишәмбе, 12:37

Бүген республиканың күренекле җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент Аппараты хезмәткәрләре, Казанның Мирный бистәсендәге зиратка барып, Татарстанның халык шагыйре каберенә чәчәкләр салдылар. Митингта шулай ук Мәдәният министрлыгы, иҗат оешмалары һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Чәчәкләр салу тантанасында Дәүләт Советы депутаты, ТР Язучылар берлеге рәисе Равил Зәйдуллин Роберт Миңнуллинның хәзерге татар әдәбияты һәм мәдәнияте үсешенә, туган телне һәм халык традицияләрен саклауга керткән зур өлешен билгеләп үтте. "Роберт Мөгаллимович үз шигырьләре һәм җырлары белән безнең хәтердә яшәвен дәвам иткән шәхесләрнең берсе", - диде парламентарий. - Ул әдәби иҗат белән генә чикләнә алмый, халык язмышы өчен җаваплылык хисе аны иҗтимагый һәм сәяси аренага чыгара. Һәрвакыт гаҗәеп тыйнак булып калган хәлдә, Роберт Миңнуллин үзенең тырышлыгы белән республика һәм халык файдасына күп эшләр башкарырга өлгерде".

Роберт Миңнуллин турында истәлекләре белән шулай ук шагыйрьнең бертуган абыйсы, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ һәм башкалар уртаклашты.

Аннары юбилей чаралары Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә дәвам итте.

   

Роберт Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанда туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң Татарстан газеталары, журналлары һәм телекомпанияләре редакцияләрендә эшли.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык шагыйре, Башкортстан Республикасы Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнгән.

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш исемендәге республика премияләре, Башкортстан Республикасының Фатыйх Кәрим исемендәге Дәүләт премиясе һәм Андерсен исемендәге халыкара әдәби премия лауреаты.

Роберт Миңнуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче, икенче, өченче һәм дүртенче чакырылыш депутатлары булды. Төрле елларда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Мәдәният һәм мәгариф комитеты рәисе, Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстларының тәңгәллеген билгеләү буенча комиссия рәисе була.

Шагыйрь 2020 елның 27 мартында вафат булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International