Фәрит Мөхәммәтшин: "Мирфатыйх Зәкиев — татар халкының чын патриоты иде"

2023 елның 19 августы, шимбә, 13:14

96 нчы яшендә Россия һәм Татарстан Фәннәр Академиясе академигы, филология фәннәре докторы, профессор, РФ һәм ТРның атказанган фән эшлеклесе, 1980-1990 елларда ТАССР Югары Советы депутаты һәм рәисе итеп сайланган Мирфатыйх Зәкиев вафат булды. Мирфатыйх Зәки улы бөтен гомерен төрки телгә һәм татар теленә, аның тарихына һәм синтаксисына багышлый. Аның каләменә 800 фәнни хезмәт, Уку әсбаплары һәм монографияләр керә. Мирфатыйх Зәкиев күптеллелек һәм телләр арасындагы элемтәләр өлкәсендә фәнни мәктәпләр булдыручы булып тора.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент депутатлары һәм шәхсән үз исеменнән Мирфатыйх Зәки улының гаиләсенә, хезмәттәшләренә һәм шәкертләренә күренекле галим һәм җәмәгать эшлеклесе вафат булу сәбәпле тирән кайгы уртаклашты.

«Бу зирәк кеше, татар халкының чын патриоты һәм данлы улы турында якты истәлек аның белән эшләргә насыйп булуын белгән һәркемнең хәтерендә калачак», диелә Татарстан Фәннәр академиясенә җибәрелгән телеграммада.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International