Марат Әхмәтов: Мирфатыйх Зәкиев кебек шәхесне югалту – татар дөньясы өчен зур кайгы

2023 елның 20 августы, якшәмбе, 17:53

Казанда танылган тел белгече, ТР Фәннәр академиясе академигы Мирфатыйх Зәкиев белән хушлаштылар. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев кебек шәхесне югалту татар дөньясы өчен зур кайгы булуын әйтте.

«Ул беркайчан да буш сүз сөйләмәс, аның сүзләрендә төпле, фәлсәфи нигез ята иде. Андый шәхесне югалту бөтен татар дөньясы өчен зур кайгы», – диде ул.

Марат Әхмәтов галимнең балачагын искә алды.

«Сугыш чоры баласы буларак, 6 яшеннән әтисез калып, әле олы бала буларак, эне-сеңелләре дә ризыклы булсын диеп, көтү көтеп, ат асрап, тимерче булып эшләп, үзенең язмышын таба алган», – диде ул.

Шулай ук, аның сүзләренчә, Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев абруйлы, дәрәҗәле кеше иде.

«Ул Дәүләт Советы рәисе вазифасын үтәгән кеше. Ул чорда бу вазифаны искиткеч дәрәҗәле, абруйлы шәхесләргә генә ышанып тапшыра торган булганнар. Менә нинди кеше ул безнең!» – дип йомгаклады ул.

Галим Самосырово зиратына җирләнде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International