Лисичанскка гуманитар йөк озаттылар

2023 елның 19 августы, шимбә, 10:52

18 августта Татарстаннан Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләренең балалар хастаханәләренә һәм бала тудыру йортларына гуманитар йөк җибәрделәр. Йөк республика иҗтимагый берләшмәләре һәм фондлары вәкилләре, Дәүләт Советы хатын - кыз депутатларның «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе, «Бердәм Россия» тарафдарлары белән берлектә җыелган. Алар Лисичанск һәм Рубежныйның социаль учреждениеләренә балалар азыгы, гигиена чаралары, балалар киемнәре җыйган иделәр.

«Балалар спорты», «Чиксез спорт» һәм «Бердәм Россия белән карьерам» партия проектлары координаторы, Татарстанда партия тарафдарларының региональ советы әгъзасы Ольга Павлова билгеләп үткәнчә, бүген яңа азат ителгән территорияләрдә яшәүче халык белән адреслы һәм оператив эшләү мөһим. "Ярдәм мохтаҗ булган һәр гаиләгә барып җитәргә тиеш. Без мәгълүматны «беренче чыганактан" алабыз. Күп кенә хатын-кызлар берләшмәләре әниләр һәм балалар өчен гигиена чаралары сатып алдылар һәм бүген тапшырдылар. Якын арада ЛНРга спорт инвентаре һәм кирәк-яраклары белән йөк тә җибәреләчәк», - дип сөйләде Ольга Павлова.

Дәүләт Советы депутаты, «Бала-Сити» гомуми белем бирү оешмасының генераль директоры Альбина Насыйрова әйтүенчә, кыска вакыт эчендә балалар өчен шактый кирәк-ярак җыелган, шул исәптән гигиена чаралары, подгузниклар, биләүләр, балалар киемнәре һәм башкалар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International