"Мәрхәмәт- Милосердие" берләшмәсе әгъзалары мәгариф мәсьәләләре буенча кайнар телефон линиясе үткәрделәр

2023 елның 21 августы, дүшәмбе, 16:52

Бүген Казанда көн дәвамында мәгариф мәсьәләләре буенча, аерым алганда, балалар бакчаларына, мәктәпләргә, урта һәм югары белем бирү учреждениеләренә кабул итү тәртибе турында «Хатын-кызлар игътибары» кайнар линиясе эшләде. Татарстанлыларның сорауларына «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә җавап бирделәр.

"Безнең өчен, депутатлар буларак, беренче чиратта законнарны үтәү мөһим, – дип билгеләп үтте «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе җитәкчесе урынбасары, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова. - Телефон кайнар линиясен үткәргәндә без мөрәҗәгать иткән һәр кешегә адреслы ярдәм күрсәтәбез. Мәгариф учреждениеләренә кабул итүгә кагылышлы  сораулардан тыш, бүген без бушлай кайнар туклануны оештыру буенча шалтыратулар да алдык, татарстанлылар мондый ташламага нинди категориядәге гаиләләр дәгъва итә дип кызыксындылар».

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская билгеләп үткәнчә, балаларны балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә кабул итү мәсьәләләре яңа торак микрорайоннарда яшәүчеләр өчен актуаль булып кала, чөнки социаль инфраструктура торак төзелешен "куып җитә алмый". "Кайнар линиягә шулай ук баланы беренче сыйныфка алмауга кагылышлы шалтырату да килде. Без гражданнарның мондый мөрәҗәгатьләренә, ата – ана ягыннан килгән шикаятьнең никадәр объектив булуын, барлык шартларны ачыклау өчен урыннарга чыгарга тырышабыз», - дип аңлатты омбудсмен.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова Татарстан парламенты депутатларының ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән бергә эшләвен билгеләп үтте. "Июнь аенда парламент депутатлары Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә мәктәпкәчә һәм мәктәпкәчә белем бирү, тәрбияләү, балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрделәр инде. Бүгенге кайнар линия – бу эшнең ничек үткәнен күзәтү дә», - дип белдерде Дәүләт Думасы депутаты.

Татарстанлылар биргән кайбер сораулар мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм күрсәтү, төгәлрәге, аларны укыту һәм тьюторлык оештыру белән бәйле иде. "Бу сорауларны мин үз контролемә алдым, чөнки монда федераль законнарны анализларга кирәк", - дип ассызыклады Татьяна Ларионова.

Бүген иллеләп татарстанлы депутатларга һәм профильле ведомство вәкилләренә ярдәм һәм консультация сорап мөрәҗәгать итте. Һәр сорауга гариза бирүченең индивидуаль карточкасы булдырыла.  Индивидуаль карауны таләп итүче мәсьәләләр алга таба эшләү өчен парламентарийлар контролендә тора. Кирәк булганда дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына өстәмә запрослар ясала.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International