Дәүләт Советында РФ Дәүләт флагы көненә багышланган күргәзмә ачылды

2023 елның 22 августы, сишәмбе, 09:37

Бүген Дәүләт Советында Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган күргәзмә ачылды.

Күгәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар  Россиянең дәүләт символы, Россия дәүләтенең барлыкка килүе белән тыгыз бәйләнгән, безнең җиңүләр һәм казанышлар символына әверелгән, Россиянең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген  бәйләүче,  илебез гражданнарын берләштерүче Россия флагының барлыкка килү тарихы һәм әһәмияте турында сөйлиләр.   

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән экспонатлар арасында Россия Федерациясе Конституциясе, РФ Президентының РФ Дәүләт флагы көне турындагы Указы, РФ Дәүләт флагы турында Федераль закон да бар. Моннан тыш, күргәзмәдә төбәкләрнең дәүләт символикасы һәм флаглары турында китаплар, күпмилләтле Ватан субъектлары турында мәгълүмат тәкъдим ителә.

Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне - Россиянең иң мөһим рәсми бәйрәмнәренең берсе, 1994 елда Россия Федерациясе Президенты Указы белән гамәлгә куелган дата  ел саен 22 августта билгеләп үтелә.

Дәүләт флагы көнендә Россия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, әлеге истәлекле датага багышланган бәйрәм чаралары үткәрелә. Бүген татарстанлыларны Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International