Татарстан Республикасы көненә Дәүләт Советында китап күргәзмәсе ачылды

2023 елның 29 августы, сишәмбе, 09:29

Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы көненә багышланган күргәзмә ачылды.

Парламент китапханәсе фондларыннан тупланган китаплар һәм альбомнар күргәзмәсе Россиянең яңа тарихында хәзерге Татарстанның барлыкка килүе һәм үсеше турында сөйли. Татарстан Республикасы Конституциясе, дәүләт символлары, дәүләт хакимияте системасы, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары турында презентация материаллары тәкъдим ителде.    

30 августта Татарстан халкы Республика оешу көнен билгеләп үтә. 1990 елда шул көнне республика Югары Советы Татарстан ССРның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул иткән иде. Бүген Татарстан Россия Федерациясенең социаль-икътисадый яктан иң алга киткән субъектларының берсе булып тора, анда, дус һәм тату гаилә булып,17тән артык милләт вәкиле яши.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International