Валентина Матвиенко татарстанлыларны Республика көне белән котлады

2023 елның 30 августы, чәршәмбе, 07:43

Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына Татарстан Республикасы көне уңаеннан котлау телеграммасы җибәрде.

"Татарстанның тотрыклы икътисади үсешен заманча нефть - газ химиясе һәм агросәнәгать комплекслары, машина төзелеше һәм энергетика тәэмин итә, - дип билгеләп үткән Валентина Матвиенко, - республикада даими рәвештә масштаблы пилот проектлар эшли башлый, инновацион карарлар һәм перспективалы инициативалар кертелә, алар соңыннан федераль дәрәҗәгә чыга һәм россиялеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртә. Төбәк социаль-икътисади үсешнең күп юнәлешләре буенча югары күрсәткечләр күрсәтә, цифрлы трансформация өлкәсендә лидер, дәүләт программаларын уңышлы тормышка ашыра.

Федерация Советы Рәисе ассызыклаганча, Казан – Россиянең танылган индустриаль, финанс, фәнни-мәгариф һәм спорт үзәкләренең берсе, ә республика башкаласының формалашкан уникаль мәдәни күптөрлелеге, аның тарихка һәм бай традицияләргә һичшиксез хөрмәт белән каравы милләтара, конфессияара һәм гражданлык килешүенең атмосферасы шәһәр тормышын гармонияле оештыруның ачык мисалы булып тора.

"Республика халкының алда әле шактый зур казанышлары бар, үз талантлары һәм тырышлыклары белән алар, һичшиксез, Ватан файдасына барлык башлангычларда да искиткеч нәтиҗәләргә ирешәчәкләр», - диелә телеграммада.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International