Фәрит Мөхәммәтшин Салават күпере микрорайонында укучыларны Белем көне белән котлады

2023 елның 1 сентябре, җомга, 14:55

Бүген Казан шәһәренең Киров районы Салават күпере торак комплексында 182 нче политехник лицейның яңа корпусы үз ишекләрен ачты. Белем көненә һәм мәгариф үзәген ачуга багышланган бәйрәмдә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин мәктәп укучыларын, ата-аналарны һәм укытучыларны республика җитәкчелеге исеменнән күптән көтелгән шатлыклы вакыйга белән котлап, Татарстанда мәктәп мәгарифе системасын үстерү өчен күп эшләр башкарылуын билгеләп үтте. "Бүген сезнең микрорайонда барлык кеше көткән зур бәйрәм, –  диде парламент башлыгы. – Белем көнендә сез бик яхшы бүләк алдыгыз, политехник лицейның яңа корпусы укучыларга үз ишекләрен ачты. Бу мәктәптә балалар сыйфатлы белем алачагына ышанабыз".

Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, мәктәп – җәмгыятьнең нигезе. "Илебезнең киләчәге – бүген мәктәпләрдә укучы  балаларыбыз кулында, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Бу нигез нык һәм ышанычлы булсын өчен Татарстанда яңа мәктәпләр ачыла, яңа белем бирү технологияләре кертелә. Соңгы 5 елда республикада 50 мәктәп һәм 91 балалар бакчасы төзелде. Быел тагын 12 мәктәп сафка бастырылды. Боларның барысы да бүген сезнең белән бергә парта артына 511 меңнән артык укучы, шулларның  174 меңе Казанда,  утыра алсын өчен эшләнә. Быел республикада 57 мең бала беренче сыйныфка бара, шуларның 20 меңнән артыгы башкалада!"

Мәктәпнең педагогик коллективына мөрәҗәгать итеп, Фәрит Мөхәммәтшин мәктәптә тудырылган шартлар ярдәмендә аларның балаларны укытуда һәм тәрбияләүдә югары нәтиҗәләргә ирешеләчәгенә ышаныч белдерде. "Бу мәктәптә укучылар нык, сәламәт һәм белемле булып үссен өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәк педагогларның искиткеч командасы тупланган, – диде ул. – Лаеклы белем һәм тәрбия – безнең төп максатларыбызның берсе. Амбициоз планнарны уңышлы тормышка ашыру өчен иң заманча технологияләргә ия, иҗади фикер йөртә, булдыра һәм камилләшә белгән әзер кадрлар кирәк. Нәкъ менә бу сыйфатлар сезнең лицей фәлсәфәсенең нигезендә ята. Сезнең эшегездә уңышлар һәм лаеклы укучылар телим". 

Фәрит Мөхәммәтшин лицей укучыларына компьютер җиһазлары сатып алуга сертификат һәм волейбол инвентары комплекты тапшырды, лицей командасы Мәктәп волейбол лигасының иң актив уенчылары булыр дигән ышаныч белдерде.

Ачылу тантанасында шулай ук Казанның Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов, мәктәпне төзүче «Фортэкс» төзелеш компаниясенең генераль директоры Рәүф Галләмов һәм лицей директоры Руслан Дуженков чыгыш ясады.

Мәктәп укучылары өчен тәүге кыңгырау шалтырагач Фәрит Мөхәммәтшин уку кабинетларын, актлар залын, лабораторияләрне, мәктәп ашханәсен, бассейннарны карады. "Башкалабызга лаеклы матур бина,  – дип үз тәэсирләре белән журналистлар белән уртаклашты Фәрит Мөхәммәтшин, – балаларны тәрбияләү һәм педагогларга эшләү өчен барлык шартлар тудырылган. Республика Рәисенә, Хөкүмәткә, шәһәр хакимиятенә һәм, әлбәттә, барлык төзелеш-монтаж эшләрен намус белән башкарган төзүчеләргә рәхмәт».

182 нче политехник лицейның өч катлы яңа корпусы 1500 укучыга исәпләнгән. Биредә мәктәпнең өлкән сыйныфлары укыячак - 74 уку кабинетында 5-11 сыйныф балалары белем алачак. Башлангыч сыйныфлар 5 ел элек төзелгән бинада шөгыльләнәчәк.

Укучыларның һөнәри әзерлеге профильле лабораторияләрдә узачак. Спорт блогы 2 бассейнны, уен спорт залын, көрәш залын, скалодромны, 2 хореография залын, җиһазландырылган киенү бүлмәләре, душ бүлмәләре, шул исәптән  хәрәкәтләнүе чикләнгән төркемнәр өчен дә тренажер залын үз эченә ала. Ашханә 750 урынга, актлар залы 650 урынга исәпләнгән.

Мәктәп территориясендә спорт мәйданчыклары урнашкан: футбол, башлангыч хәрби әзерлек, тренажерлар белән спорт белән шөгыльләнү өчен мәйданчык, сикерү зонасы. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International