Республикада «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре Социаль сәясәт комитеты утырышында тикшерелде

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе, 15:43

Бүген «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча Фондның төбәк бүлеге мәйданчыгында узган Социаль сәясәт комитетының күчмә утырышында фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар республиканың Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты.

Дәүләт Советы депутатлары фонд филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина белән бергә филиал биналарын карап чыктылар һәм белгечләр белән аралаштылар. Фонд Казанда 31 майда ачылды һәм үз эшен Ямашев проспектындагы Химиклар мәдәният сарае базасында алып бара. Биредә социаль координаторлар кабинетлары, психологик ярдәм һәм юридик ярдәм төркемнәре урнашкан. Оешманың төп бурычы – махсус хәрби операция катнашучыларга, махсус хәрби операция ветераннарына, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына комплекслы ярдәм күрсәтү.

Парламентарийлар шулай ук социаль координаторлар эше белән таныштылар. Һәр катнашучының үзенә яки гаиләгә шәхси социаль координатор беркетелә, алар аңа теләсә нинди сораулар буенча мөрәҗәгать итә ала. Хәзерге вакытта «Ватанны саклаучылар» фондының Казандагы филиалында тугыз социаль координатор эшли. Биредә шулай ук профильле ведомстволар (мәшгульлек хезмәтләре, пенсия һәм социаль иминият фонды, республика матди ярдәм үзәге, юридик бюро, КФҮ) белгечләре, медицина психологлары, "Ярдәм янәшә!" хәрәкәте вәкилләре кабул итә.

"Гражданнарны кабул итү барышында депутатларга махсус хәрби операциядә катнашучылардан, ветераннардан һәм хәрби хезмәткәрләрдән, аларның гаилә әгъзаларыннан күп сораулар һәм мөрәҗәгатьләр килә,  –  дип басым ясады Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, – аларны үз сайлау округларыбызда, шул исәптән «Ватанны саклаучылар» фонды белгечләре белән берлектә, һәрьяклап ярдәм күрсәтү өчен бергәләп эшләячәкбез". Моннан тыш, Светлана Захарова фикеренчә, махсус хәрби операция ветераннарын һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны балалар белән патриотик эшкә активрак җәлеп итәргә кирәк. 

Парламентарийлар социаль координаторларның көн саен нинди мәсьәләләр белән очрашуы белән кызыксынды. Гүзәл Удачина билгеләп үткәнчә, өч ай эчендә фондка 4017 мәсьәлә буенча 2370 кеше мөрәҗәгать иткән, шәхси озата баруга 825 кеше кабул ителгән. Еш кына мөрәҗәгатьләр акчалата түләүләр, сугыш хәрәкәтләре ветераны таныклыгы алу, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чаралары билгеләү, психологик һәм медицина ярдәме күрсәтү белән бәйле. "Фондта психологик ярдәмнең ике төркеме эшли, фондның өч айлык эшчәнлеге вакытында әлеге кабинетка 320 кеше мөрәҗәгать иткән, ветераннар үзләре дә, махсус хәрби операциядә катнашучылар да, аларның гаилә әгъзалары да килә", – диде Гүзәл Удачина.

Парламентарийлар фонд җитәкчесенә һәм коллективына "Ватанны саклаучылар" фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы эшендә уңай тәҗрибә туплануын әйтеп,  махсус хәрби операциядә катнашучыларга төрле яклап ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерделәр. Әлеге эшне мониторинглау, Социаль сәясәт комитеты әгъзалары билгеләп үткәнчә, алга таба да дәвам итәчәк.

Комитет утырышында шулай ук республиканың Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты каралды. Әлеге закон проекты ТР Гаилә кодексының аерым нигезләмәләрен федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән. Аерым алганда, Гаилә кодексын никахны туктату өчен нигез итеп ир белән хатынның җенесен үзгәртү турында гражданлык хәле акты язмасына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан нигезләмә, шулай ук җенесен үзгәрткән кешеләргә балаларның опекуннары (попечительләре) булуны һәм уллыкка бирүне тыюны билгеләүче нигезләмә белән тулыландырырга тәкъдим ителә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International