Фәрит Мөхәммәтшин Азия Омбудсменнар ассоциациясенең Директорлар советы әгъзалары белән очрашты

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе, 11:02

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Омбудсменнарның Азия ассоциациясе директорлар советы әгъзалары белән очрашты. Омбудсменнар Татарстанга Азия омбудсменнар ассоциациясе Генераль Ассамблеясе утырышында һәм «Омбудсменнарның нәтиҗәле практикалары: милли үзенчәлекләр һәм универсаль алымнар» халыкара фәнни-гамәли конференция эшендә катнашу өчен килделәр. Чаралар шушы көннәрдә Казанда уза.

Фәрит Мөхәммәтшин хокук яклаучыларны Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән һәм республиканың дәүләт хакимияте органнарыннан сәламләде, шулай ук Россия Федерациясендә, Татарстанда Омбудсменнарның Азия ассоциациясе Генераль Ассамблеясының чираттагы утырышын уздыру инициативасын хуплаганнары өчен рәхмәт белдерде. "Татарстан Россиянең Азия омбудсменнар ассоциациясе белән хезмәттәшлеген ныгытуга һәм алга таба үстерүгә лаеклы өлеш кертә алыр дип ышанам", - дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе.

Очрашу кысаларында Фәрит Мөхәммәтшин республиканың социаль-икътисади үсеше, Дәүләт Советы, парламент комитетлары, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше турында сөйләде. "Без Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил институты белән бик тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштырдык, – дип билгеләп үтте парламент башлыгы, – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил закон чыгару инициативасы хокукына ия булуы мөһим. Депутатлар һәм омбудсмен гражданнарның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен закон чыгару механизмнары ярдәмендә яки контроль функцияләрен үтәү кысаларында яклау буенча уртак бурычларны хәл итәләр. Шул рәвешле гражданнарыбызның хакимият органнарына ышанычы арта».

"Эшләү чорында Азия Омбудсменнар ассоциациясе җитлекте, нәтиҗәле эшли һәм даими үсештә, дөнья буенча коллегалары тарафыннан таныла", - дип ассызыклады ассоциация президенты Эджаз Әхмәт Куреши, омбудсменнарга – Директорлар советы әгъзаларына мөрәҗәгать итеп.

Омбудсменнарның Азия ассоциациясе Генераль Ассамблеясы утырышында катнашу өчен килгән коллегаларын сәламләп, Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова әлеге утырышның җиде дистә елдан артык вакыт дәвамында тигезлек, фундаменталь ирекләр һәм гаделлек принципларына нигезләнгән җәмгыять төзү максаты белән Кеше хокуклары Декларациясен кабул итүгә 75 ел тулу елында уздырылуы мөһим булуын билгеләп үтте. "Декларация нигезләмәләрен тормышка ашыру өчен эзлекле хокук яклау эше кирәк, - дип саный Татьяна Москалькова, - һәм Азия Омбудсменнар ассоциациясе Ассамблеясы, традицион кыйммәтләрне алга сөргәндә, бу эштә мөһим урын алып тора».

Очрашуда катнашучыларның күбесе бергә эшләүнең мөһимлеге турында сөйләде. "Көчләрне берләштереп кенә, без кеше хокукларын тәэмин итү һәм социаль гаделлекне торгызу проблемаларын нәтиҗәле хәл итә алачакбыз", - дип ассызыклады Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская.

Азия Омбудсменнар ассоциациясе Генераль Ассамблеясы әгъзалары өч көнлек визит белән Казанда. Бүген республика башкаласында Директорлар советының 24 нче утырышы һәм Омбудсменнарның Азия ассоциациясе Генераль Ассамблеясының 17 нче утырышы, шулай ук БДБ илләренең Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләре, Россия Федерациясе төбәкләренең Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләре, КФУда укучы  чит ил студентлары катнашында «Россиядә чит ил студентлары: аларның хокукый хәле һәм ярдәм итү институтлары» темасына "түгәрәк өстәл" утырышы узачак.

12 сентябрьгә «Омбудсменнарның нәтиҗәле практикалары: милли үзенчәлекләр һәм универсаль алымнар» халыкара фәнни-гамәли конференциясен үткәрү ниятләнә.

Азия Омбудсменнар ассоциациясе 16 апрельдә хөкүмәтнеке булмаган, сәяси булмаган һәм бәйсез оешма буларак, гражданнар хокукларын яклау мәсьәләләрен хәл итүдә тәҗрибә уртаклашу өчен мәйданчык буларак оештырыла. Ассоциация составына Азиянең 25 иленнән (Пакистан, Әзербайҗан, Иран, Кытай, Япония, Малайзия, Индонезия, Корея, Һиндстан, Вьетнам, Үзбәкстан, Әрмәнстан, Грузия һ.б.) 44 әгъза керә, шуларның 9ы  – Директорлар советы әгъзалары.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 2009 елдан Азия Омбудсменнар ассоциациясе составына керә.

Хәзерге вакытта Азия Омбудсменнар ассоциациясе президенты булып Пакстанның Федераль омбудсмены Эджаз Әхмәт Куреши әфәнде тора. Генераль Ассамблея ике елга бер тапкыр утырышка җыела.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International