КПРФ фракциясе утырыш үткәрде

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе, 10:42

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар Дәүләт Советының кырык җиденче утырышының көн тәртибен һәм берләшмәнең агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләрен тикшерделәр. Утырыш эшендә РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев катнашты.

Утырышны ачып, фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов бүген парламентның ике утырышы узачагын искәртте. Кырык алтынчы утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов  ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Кырык җиденче утырышта республика һәм федераль закон проектлары, мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру барышы турында ТР Хөкүмәте доклады каралачак, ә хөкүмәт сәгате кысаларында матди булмаган этномәдәни байлык өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында мәгълүмат тыңланачак.

Фракция утырышында 10 сентябрьдә муниципалитетларның вәкиллекле органнарына узган сайлауларның кайбер нәтиҗәләре каралды. ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, тавыш бирү барышында муниципаль берәмлекләрнең 161 депутаты сайланган, шуларның 7 мандатын КПРФ кандидатлары алган. Шуңа бәйле рәвештә КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов 2024 елның көзендә узачак җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлауларга әзерлек кысаларында коммунистларның активлыгын арттыру кирәклегенә игътибар итте. 

Фракция утырышында түгәрәк өстәлләр һәм матбугат конференцияләре үткәрү, "сугыш чоры балалары турында" закон проекты өстендә эшләү турында фикерләр алмашынды, шулай ук фракциянең партия Рескомының мәгълүмати бюллетенен чыгаруда катнашуы һәм мини-футбол буенча КПРФның төбәк командасына ярдәм итү мәсьәләләре каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International