Җәмәгать судьялары сайланды

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе, 12:21

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар республиканың кайбер суд участокларына җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар. Җәмәгать судьясына кандидатларны ТР Югары Суды Рәисе вазыйфаларын башкаручы Эдуард Каминский тәкъдим итте.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының уңай карары белән аның җитәкчесе Шакир Яһудин таныштырды.

ТР Дәүләт Советы өч елга ТР җәмәгать судьялары итеп Арслан Боязитовны (Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 1 нче суд участогына), Гүзәл Баһавиевны (Казан шәһәре Мәскәү суд районы буенча 1 нче суд участогына), Марс Яхинны (Чаллы шәһәре суд районы буенча 15 нче суд участогына), Эдуард Җамалиевны (Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 1 нче суд участогына), Эдуард Җамалиевны (Чаллы шәһәре суд районы буенча 23 нче суд участогы) һәм Лилия Төхвәтуллинаны (Казан шәһәре Волга буе суд районы буенча 4 нче суд участогына) сайлады.

Шулай ук вәкаләтләре чикләнмәгән срокка җәмәгать судьялары итеп Айдар Шәрәев (Казан шәһәре Киров суд районы буенча 1 нче суд участогына) һәм Ләйсән Диярова (Чаллы шәһәре суд районы буенча 2 нче суд участогына) сайланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International