ТР судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкиле билгеләнде

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе, 12:46

Дәүләт Советы Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилен билгеләү мәсьәләсен карады. Татарстан Республикасы Рәисе тәкъдиме буенча бу вазыйфага Сергей Никитин билгеләнде.

Сайлануга кандидатураны Татарстан Республикасы Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Лариса Глухова тәкъдим итте, ул Сергей Никитинның Татарстан Республикасы Судьяларының квалификация коллегиясе составында зур эш тәҗрибәсен билгеләп үтте.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров та тәкъдим ителгән кандидатураны уңай бәяләде һәм аның кандидатурасын хупларга тәкъдим итте.

Дәүләт Советы Сергей Никитинны Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкиле итеп билгеләү турында Карар кабул итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International