Дәүләт Советы Альберт Вәлиевне киләсе срокка ТР Хисап палатасы Рәисе урынбасары итеп билгеләде

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе, 12:59

Бүген Дәүләт Советы Альберт Вәлиевне киләсе срокка Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе урынбасары итеп билгеләде.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, кандидатураны тәкъдим итеп, Альберт Вәлиевнең һөнәри сыйфатларын югары бәяләде һәм Комитет исеменнән уңай карар кабул итәргә тәкъдим итте.

Дәүләт Советы карары белән Альберт Вәлиев киләсе срокка Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе урынбасары итеп билгеләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International