СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
июнь, 2026 ел
Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эше дәвам итә. Парламентарийлар гражданнарны кабул итте, халык белән очрашты, муниципаль берәмлекләр советлары утырышларында катнашты.
11
июнь, 2026 ел
РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтовка Россия көне уңаеннан котлау юллады.
10
июнь, 2026 ел
Бүген Казанда, Тимер юлчылар мәдәният сараенда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең 39 нчы конференциясе узды, анда республика бердәмроссиялеләре 9 нчы чакырылыш РФ ФС Дәүләт Думасына депутатлыкка тәкъдим итү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүгә йомгак ясадылар. Утырышны Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
10
июнь, 2026 ел
Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов бүген Түбән Новгородта узган Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының 80нче юбилей утырышында катнашты. Парламентарийлар төзелеш тармагын үстерү, территорияләрне комплекслы үстерү программасын, төзелеш тармагының кадрлар потенциалын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, көн тәртибендә Идел буе федераль округы территориясендә яшьләр парламентаризмын үстерү мәсьәләләре үзәк урынны алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ