КПРФ фракциясе әгъзалары муниципаль советларга өстәмә сайлау нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе, 14:59

Бүген Дәүләт Советында матбугат конференциясе узды, анда КПРФ парламент фракциясе әгъзалары республиканың муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлау нәтиҗәләре һәм парламент утырышлары нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Журналистларның сорауларына РФ Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев, ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе, Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары Хафиз Миргалимов һәм Дәүләт Советы депутаты Фәдбир Сафин җавап бирделәр.

10 сентябрьдә узган Бердәм тавыш бирү көне нәтиҗәләре турында хәбәр итеп, Хафиз Миргалимов республика буенча сайлау кампаниясендә КПРФтан муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлыкка 39 кандидат теркәлгәнен билгеләп үтте. "Аларның 7сенең депутат итеп сайлануын исәпкә алсак, бу яхшы нәтиҗә, - диде фракция җитәкчесе. - Казанда КПРФ кандидатлары өчен тавыш биргән сайлаучылар өлеше 15% ка җитте. Әмма шуны танырга кирәк, безнең оешманың тулы күләмдә кулланылмаган ресурслары күбрәк иде, бу кайбер муниципаль районнардагы җитешсезлекләр турында сөйли".

РФ Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев, ТР Рәисенең Дәүләт Советына Еллык юлламасына комментарий биреп, Россиянең терәк төбәкләренең берсе буларак Татарстанның динамик социаль-икътисади үсешен тәэмин итү буенча республика җитәкчелегенең эшенә югары бәя бирде. "Илебезгә санкцияләр басымы шартларында республика икътисады тотрыклылык һәм заман чакыруларына җавап бирү сәләтен күрсәтә", - дип билгеләп үтте ул һәм кыскача Татарстанда икътисадның перспективалы тармакларының берсе буларак туризм үсеше турында сөйләде.     

Депутат Фәдбир Сафин журналистларның игътибарын фән һәм мәгариф мәсьәләләренә юнәлтте. БДИ системасын гамәлдән чыгаруны яклап, ул Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителгән 2024 елда икътисадны модернизацияләү буенча күп максатларга ирешеләчәгенә ышаныч белдерде.

Аннары фракция әгъзалары журналистларның сорауларына җавап бирделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International