Фәрит Мөхәммәтшин гражданнарны кабул итте

2023 елның 19 сентябре, сишәмбе, 11:12

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Парламент башлыгына Казан кешеләре фатир ремонтлау һәм кайбер спорт төрләре үсешенә ярдәм итү турында сораулар белән мөрәҗәгать итте.

Бөтенроссия физкультура-спорт иҗтимагый оешмасы президенты Борис Белов, Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итеп, проблемасын сөйләде. "Ноябрь башында Орел шәһәрендә үзешчән карате буенча халыкара ярышлар узачак, – диде ул, - әмма бүгенге көндә студентлар җыелма командасының үз бинасы булмау сәбәпле төпле әзерлек алып бару мөмкинлеге юк».

Фәрит Мөхәммәтшин профильле министрлыкка әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм күрсәтергә кушты.

Казанның Идел буе районында яшәүче 86 яшьлек Александра Николаевна Синицына фатирын капиталь ремонтлауда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. 1960 елда төзелгән Яңа Дәүләки урамындагы йорт күптән капиталь ремонтка мохтаҗ.

Хәзерге вакытта Александр Синицына ялгыз яши. Пенсионерның улы Виталий Синицын 1980 елда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. 1987 елда Мирный бистәсендәге Фестиваль урамы, аның исеменә үзгәртелгән, ә 129 нчы мәктәп музеенда истәлек тактасы урнаштырылган.

Фәрит Мөхәммәтшин бу мәсьәләне шәхси контрольгә алды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International