Кытай делегациясе республиканың икътисади һәм мәдәни потенциалы белән танышты

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе, 08:54

Казанга, республиканың икътисади һәм мәдәни потенциалы белән танышу өчен, ике көнлек эш сәфәре белән Кытай Иҗтимагый фәннәр академиясе (КАОН) делегациясе килде. Делегация составында югары уку йортлары вәкилләре, партия һәм җәмәгать эшлеклеләре, КХР журналистлары бар. Кытай делегациясе әгъзалары белән КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов очрашты.

Очрашуда Кытай Иҗтимагый фәннәр академиясенең (КАОН) марксизм академиясе директоры Син Сянян, «Марксизм тикшеренүләре» журналы редакциясе мөдире Ли Цзянгон, КАОН марксизм академиясенең идеология һәм идея агымнары кафедрасы мөдире Лю Сюйкуань, Каон марксизм академиясенең Чит ил коммунистик партияләре теорияләре кафедрасы мөдире Чэнь Айжу, КАОН марксизм академиясенең Халыкара стратегия кафедрасының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Фан Цянвэй катнашты.

Кичә делегация әгъзалары В.И. Ленин йорт-музеенда булдылар. Кунаклар музей экспозициясе белән таныштылар, музей хезмәткәрләре белән аралаштылар. Делегация әгъзалары шулай ук музей территориясендә урнашкан Ленин һәйкәленә чәчәкләр салдылар, ә көннең икенче яртысында Казан Кремлендә булдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International