Дәүләт Советына РФ Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә институты магистрантлары килде

2023 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе, 12:51

Бүген ТР Дәүләт Советына РФ Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарә институты магистрантлары килде. Алар белән очрашуда ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы Марат Галиев катнаштылар.

Очрашуда катнашучыларны Татарстан парламенты җитәкчелеге исеменнән сәламләп, Лилия Маврина Татарстан Республикасының дәүләт идарәсен цифрлаштыру һәм заманча IT-технологияләр кертү буенча Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе булуын билгеләп үтте. "Республикада даими рәвештә Россия-Ислам дөньясы: KazanForum, Kazan Digital Week, "Россия-Кытай: үзара файдалы хезмәттәшлек" кебек эре бөтенроссия һәм халыкара форумнар үткәрелә", - диде ул. - Һәм без бу юнәлештә башка төбәкләр белән тәҗрибә уртаклашырга һәрвакыт әзер. Чөнки технологик үсештә, цифрлаштыруда һәм компьютерлаштыруда алгарыш илнең барлык төбәкләренең бурычы булып тора".

Дәүләт Советы Секретаре республика парламентының закон чыгару эшчәнлеге, Дәүләт Советының РФ субъектларының төбәк парламентлары белән парламентара хезмәттәшлеге, сайлау округларында депутатларның эше, республиканың башкарма органнары һәм муниципалитетлар белән хезмәттәшлек, парламентарийларның иҗтимагый һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге турында сөйләде.

Очрашу барышында шулай ук Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захарова һәм Марат Галиев, ТР Раис ярдәмчесе Тимур Сөләйманов һәм Дәүләт Советы аппараты бүлекләре җитәкчеләре чыгыш ясады.

"Парламент эшчәнлеге һәм парламентара хезмәттәшлекне тәэмин итү" программасы буенча белем алучы магистрантлар Татарстанда стажировка үтә. РФнең 12 төбәгеннән килгән региональ һәм муниципаль дәрәҗәдәге депутатлар, башкарма органнар, бизнес, фән вәкилләре республиканың федераль хакимият, җәмәгатьчелек белән хезмәттәшлек итү, дәүләт идарәсе өлкәсендә цифрлы технологияләрне үстерү буенча эш тәҗрибәсен өйрәнәләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International