Фәрит Мөхәммәтшин Заур Әскәндеров белән очрашты

2023 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе, 14:36

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дагыстан Республикасы Халык җыены рәисе Заур Әскәндеров белән очрашты. Очрашу Дагыстан парламентында узды.   

Яклар ике республиканың күп яклы хезмәттәшлеген алга таба үстерү, шул исәптән парламентара элемтәләрне киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Хәзерге вакытта Татарстан Дәүләт Советы һәм Дагыстан Халык җыены арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелә. Документны имзалау Казанда узачак дип ниятләнә.

Фәрит Мөхәммәтшин Дагыстан Республикасында эш сәфәре кысаларында «Россиянең тарихи-мәдәни мирасы» дигән тугызынчы парламент форумы эшендә катнаша. Форум РФ Федерация Советы тарафыннан Дагестан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә оештырыла һәм Дагыстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тулуга багышлана. Форумда РФ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, федераль һәм төбәк закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары, иҗтимагый структуралар җитәкчеләре, 17 ил вәкилләре катнаша.

Бүген форум кысаларында өч тематик секция утырышлары уза, анда катнашучылар традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту максатларында Россиянең күпмилләтле мәдәниятенә ярдәм итү, илебез халыкларының этномәдәни байлыгын саклау мәсьәләләрен хәл итү контекстында тарихи торак пунктларны үстерү мәсьәләләре, шулай ук дәүләтләрнең һәм халыкларның милләтара, мәдәниятара һәм конфессияара үзара хезмәттәшлеге һәм яхшы күршелек мәсьәләләре турында фикер алышалар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International