Дагыстанда «Россиянең тарихи-мәдәни мирасы» парламент форумы ачылды

2023 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе, 17:40

Бүген Махачкалада «Россиянең тарихи-мәдәни мирасы» дигән IX парламент форумы ачылды, аның эшендә Дәүләт Советы Рәисе, РФ Федерация Советы каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча Совет рәисе урынбасары, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша. Россия халыкларының тарихи-мәдәни мирасын саклау мәсьәләләре буенча фикер алышучы форум традицион булып тора һәм РФ Федерация Советы инициативасы буенча 2009 елдан бирле үткәрелә. Быел форум танылган иҗтимагый һәм сәяси эшлекле, Дагыстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тулуга багышлана.

Бүген форум мәйданчыкларында тематик секцияләр утырышлары узды. Фәрит Мөхәммәтшин «Дәүләтләрнең һәм халыкларның милләтара, мәдәниятара һәм конфессияара хезмәттәшлеге һәм яхшы күршелеге» дигән секция эшендә катнашты. Парламент башлыгы күпмилләтле Россиядә тынычлык һәм татулыкны ныгыту өчен мондый форумнар үткәрүнең мөһимлеген ассызыклады.  

"Күпмилләтле Ватаныбыз халыклары дуслыгының иң якты чагылышы буларак, Рәсүл Гамзатов үзеннән соң бай мирас калдырды, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, - Безнең республикада Рәсүл Гамзатовның шигырьләрен татар теленә 1960 елларда ук тәрҗемә итә башладылар. Рәсүл Гамзатовның хезмәтләре яшь буынны тәрбияләүдә бик мөһим".  

Секция тематикасы буенча фикер алышуга күчкәндә, Фәрит Мөхәммәтшин бүгенге көндә гажданлык җәмгыяте институтларының күпмилләтле Россия халыклары һәм мәдәниятләре диалогын үстерүдә мөһим ролен ассызыклады. "Безнең республикада яшәүчеләрдә телләрне, традицияләрне, гореф - гадәтләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү игътибар үзәгендә тора, - дип билгеләп үтте парламент башлыгы. - Бу күпкырлы эшне без Татарстан халыклары Ассамблеясы эшчәнлеге аша төзибез, ул 30 ел дәвамында Татарстанда яшәүче халыкларның этномәдәни күптөрлелеген саклау, милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту өлкәсендәге эшнең төп юнәлешләрен туплый".

«Халык дипломатиясе» формалары Татарстанның БДБдагы партнерлары белән сәүдә-икътисадый һәм мәдәни-гуманитар диалогын алга таба үстерүгә ярдәм итә, дәүләтләрнең һәм халыкларның ышанычын һәм үзара аңлашуын ныгытуга үз өлешен кертә, дип нәтиҗә ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

"Быел парламент форумы Дагыстанның кунакчыл җирендә уза, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, форумның беренче эш көне тәмамланганнан соң журналистлар белән аралашканда. - Күпмилләтле республика, анда төрле телләрдә сөйләшәләр һәм төрле диннәр тоталар, бу юнәлештә ничек эшләргә кирәклеген, теләсә кайсы җәмгыять үсешенең нигезе булган фундаменталь кыйммәтләрне саклап калу һәм арттыруның мөһимлеген күрсәтә».  

Секция эшендә шулай ук Федерация Советы Рәисе урынбасары Константин Косачев, Федерация Советының Халыкара эшләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Джабаров, милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, Иран Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Казем Джалали катнашты. 

Бүген форумда XIX гасырның икенче - XX гасырның беренче яртысында Идел буе халыкларының традицион киемнәрен яңарту буенча республикада тормышка ашырылган уникаль тарихи – этнографик проект тәкъдим ителде. Проектның презентациясе һәм күргәзмәнең тантаналы ачылышы Казан Кремлендә быел август ахырында Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узган иде.

Форум кысаларында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенкон «Рәсүл Гамзатовның әдәби кунак бүлмәсе: Рәсүлгә 100 ел» дигән темага иҗат интеллигенциясе вәкилләре белән очрашу уздырды, анда Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International