Гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясе Татарстаннан Луганск халык республикасына китте

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе, 14:14

Бүген Казаннан Лисичанск һәм Рубежное (ЛХР) шәһәренә "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге тарафыннан җыелган гуманитар йөк белән чираттагы 10 фура китте. Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә җибәрелгән гуманитар ярдәмнең гомуми авырлыгы  200 тоннага якын. Йөк "Бәхетле" складыннан  төялде. Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин волонтерлар һәм хәйрия акциясендә катнашучылар белән аралашты.

"Без инде Лисичанскига һәм Рубежнойга уналтынчы тапкыр гуманитар йөк җибәрәбез, –дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда, – кагыйдә буларак, без һәрвакыт Татарстанга беркетелгән территорияләрдә яшәүче кешеләр белән килешеп эшлибез, аларның үтенече буенча бүгенге көнгә иң кирәкле әйберләр – азык-төлек, кием-салым һәм аяк киемнәре, дәреслекләр, электр приборлары илтәбез".

Парламент җитәкчесе барлык битараф булмаган татарстанлыларга, Дәүләт Советы депутатларына, муниципаль районнарның партия оешмалары җитәкчеләренә мондый гуманитар акцияләргә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. "Кешеләр бүгенге вәзгыятьтә әлеге ярдәмнең мөһимлеген һәм кирәклеген аңлап  ихлас күңелдән ярдәм итәргә тырыша",  – диде ул.    

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, башта “Бердәм Россия”нең гуманитар акцияләренә яшь гвардиячеләр кушыла. Бу юлы алар шулай ук Лисичанскига һәм Рубежныйга баралар, ә килеп җитүгә, Донецк һәм Луганск халык республикаларын, Запорожск һәм Херсон өлкәләрен Россия Федерациясенә кабат кайту көне хөрмәтенә патриотик акцияләр үткәрергә планлаштыралар.

Бүген Донбасска киткән гуманитар йөктә йөз тоннадан артык яшелчә дә бар. Бу йөкне формалаштыруда Дәүләт Советы депутаты, «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин зур ярдәм күрсәткән. «Бүген безнең илдә һәм республикада җәмгыятьне, хезмәт коллективларын берләштерү процессы бара, һәм, һичшиксез, безнең компания, аның предприятиеләре коллективы читтә кала алмады, – диде Азат Җиһаншин, – без инде унынчы тапкыр гуманитар йөк формалаштыруда катнашабыз. Шулай килеп чыкты ки, авыл хуҗалыгы тармагыннан иң нык кирәк булган хәрби белгечләр минем хезмәттәшләрем арасында булып чыкты, һәм безнең бурыч -  егетләребезгә, бүген алгы сафта намус һәм фидакарьлек белән хезмәт иткән барлык кешеләргә ярдәм итү. Бездә шулай ук хәрби хезмәткәрләр гаиләләре белән элемтәләр урнаштырылган, без аларга һәртөрле ярдәм күрсәтәбез".

Лисичанскига бүген шулай ук укыту процессын оештыру өчен 16 укучыга исәпләнгән видеоконференцэлемтә һәм «Диалог-М» лингафон кабинеты өчен җиһазлар җибәрелде. Аппаратура В.И.Даль исемендәге 5 нче Луганск махсуслаштырылган мәктәбенә барачак. Моннан тыш, Лисичанск һәм Рубежный мәктәпләренә 10 һәм 11 сыйныфлар өчен дәреслекләр тапшырылачак. Гуманитар йөктә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова инициативасы белән “Бердәм Россия Яшь гвардиясе” Татарстан бүлекчәсе активистлары катнашында җыелган Лисичанск мәктәп китапханәләре өчен биш мең китап та бар.

Лисичанск һәм Рубежное халкы соравы буенча татарстанлылар эчә торган су, төзелеш материаллары һәм инструментлар җибәргәннәр. Гуманитар ярдәм җыюда Түбән Кама, Сарман, Яңа Чишмә, Минзәлә, Балтач, Мамадыш, Югары Ослан, Апас, Алабуга, Кайбыч муниципаль районнары, шулай ук Казанның Киров һәм Идел буе районнары катнашкан. Гуманитар йөкне формалаштыруда шулай ук РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары Марат Нуриев һәм Руслан Гадҗиев, республика предприятиеләре һәм оешмалары актив эшләгән.

Гуманитар ярдәм колоннасын "Бердәм Россия" партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин һәм яшь гвардиячеләр озата барачак.

Махсус операцияне уздыру чорында Татарстаннан ЛХРга 115 йөк машинасы җибәрелгән, ә бу 1750 тоннадан артык гуманитар ярдәм дигән сүз.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International