Казанда Кытай Халык Республикасы оешуга 74 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды

2023 елның 27 сентябре, чәршәмбе, 19:08

Бүген Казанда Кытай Халык Республикасы оешуның 74 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды. Дәүләт Советы депутатлары, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге активы исеменнән бу мөһим вакыйга белән Кытай халкын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Татарстан парламенты башлыгы Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы Сян Бо әфәнде адресына котлау телеграммасы җибәрде. Тантаналы чарада телеграмманың текстын Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов укыды.

"Хәзерге Кытай – көчле, тиз үсә торган дәүләт, безнең игелекле дустыбыз һәм ышанычлы партнерыбыз, – дип басым ясаган Фәрит Мөхәммәтшин, – Безнең кытай дусларыбыз икътисадта һәм социаль өлкәдә булган үзгәрешләр, гаять зур инфраструктура проектлары, дөньякүләм куркынычсызлык архитектурасын ныгыту буенча глобаль инициативалар белән хаклы рәвештә горурланалар. Кытайның искиткеч казанышлары артында борынгы цивилизация традицияләренә таянып, ышаныч белән алга баручы бөек кытай халкының миллионлаган хезмәт батырлыклары тора.

Парламент башлыгы Кытайның Казандагы Генераль Консуллыгының актив эше Кытай-Татарстан хезмәттәшлегенең партия һәм парламент үлчәмнәрен алга таба үстерүгә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде, ул, элеккечә, Россия Федерациясе белән Кытай Халык Республикасы арасында киң колачлы тигез хокуклы ышанычлы партнерлык һәм стратегик хезмәттәшлекне алга таба үстерүгә үз өлешен кертә.

Тантаналы чарада Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Римма Ратникова һәм башка рәсми затлар катнашты.  Чараны Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы оештырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International