Казанда Халыкара юридик форум ачылды

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе, 16:09

Бүген Казанда, Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта II Казан халыкара юридик форумы ачылды, анда Россиянең 30 шәһәреннән һәм дөньяның ун иленнән, шул исәптән Һиндстан, Кытай, Бразилия, Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстаннан хакимият органнары, экспертлар берләшмәсе вәкилләре, барлыгы 400дән артык кунак катнаша. Форумда катнашучыларны һәм кунакларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

«Биредә илебез юридик фәненең һәм практикасының күренекле вәкилләре, югары мәктәп укытучылары, яшь белгечләр җыелды. Бу Казан фәнни мәктәпләренең абруе һәм галимнәребезнең югары тикшеренү потенциалы турында сөйли, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Безнең республика турында сөйләгәндә, ике йөз елдан артык элек Казан Император университетында  формалашкан һәм бүген дә илебезнең хокук белемендә күренекле урын алып торган юридик мәктәп белән лаеклы горурлануыбызны билгеләп үтәм».

Парламент башлыгы шулай ук форумда катнашучылар адресына Татарстан Республикасы Рәисенең сәламләвен ирештерде. «Татарстан Республикасы һәм аның башкаласы юридик белем һәм фәннең танылган үзәкләре булып тора. Казан юридик мәктәбе Россиядә һәрвакыт югары бәяләнде, ә андп укып чыккан күренекле шәхесләр илебездә генә түгел, чит илләрдә дә билгеле, – диелә сәламләүдә.  – Юридик берләшмәнең миссиясе һәрвакытта да законны һәм кеше һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклау, хокукый аңны һәм хокукый мәдәниятне арттыруга ярдәм итү».

Парламент башлыгы әйтүенчә, Петербург халыкара юридик, Мәскәү форумнары белән беррәттән, Татарстан, меңьеллык Казан юриспруденциянең төрле өлкәләре вәкилләре өчен аралашу һәм төп хокукый мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен дөньяның алдынгы мәйданчыкларының берсе булып тора ала. Узган ел Казанда узган  юридик форумның  уңышлы тәҗрибәсе шуны раслый.

РФ ФС Дәүләт Думасының Дәүләт корылышы һәм законлылык комитеты рәисе Павел Крашенинников илнең Төп Законы барлыкка килү тарихы, кабул ителгән төзәтмәләр турында сөйләде, алар, сүз уңаеннан, меңнән артык булган. Ул шулай ук Халыкара юридик форумны оештыруда Казан университетының ролен билгеләп үтте һәм форумны киләчәктә дә үткәрергә тәкъдим итте.

Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән РФ юстиция министры Константин Чуйченко, Федераль нотариаль палата президенты Константин Корсик, Законнар чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институты директоры Талия Хабриева, Казан мэры Илсур Метшин, КФУ ректоры Ленар Сафин мөрәҗәгать итте. Форумда катнашучыларны РФ Конституция суды рәисе Валерий Зорькин сәламләде.

Көннең икенче яртысында форум кысаларында илнең Төп Законы кабул ителүгә утыз ел тулуга багышланган «Конституция 30: доктринаны үстерү һәм тәҗрибәне камилләштерү» дип аталган панель дискуссиясе узды, анда Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Дискуссиянең модераторы булып Талия Хабриева чыгыш ясады.

«2023 ел – үзенчәлекле ел, быел Россия Конституциясе кабул ителүгә 30 ел була, – дип билгеләп үтте Талия Хабриева, – бу безгә хезмәт итә торган һәм киләчәк буыннарыбызга хезмәт итәчәк документ, чөнки анда мәңгелек кыйммәтләр салынган. Хәзерге тормыш динамикасы белән караганда, Россия Конституциясен, аның тарихы өч дистә ел гына булуга карамастан, «озын гомерле» дип атарга мөмкин. Россия Конституциясе, тотрыклылыкны саклап, иҗтимагый процессларны модернизацияләүгә ярдәм итә, икътисади сынауларга һәм технологик торышны үзгәртүгә түзә, үзенең регулятив һәм хокукый потенциалын ныгыта».

«Россия Федерациясенең Төп законы, белгәнебезчә, безнең хокукый системаның нигезе, бөтен хокукый җайга салу өчен база критерийларын билгеләүче һәм дәүләтнең законлылыгын тәэмин итүче документ булып тора», - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Панель дискуссиясендә катнашучылар 2020 елда РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Талия Хәбриева әйтүенчә, Россия Конституциясенә төзәтмәләр өстендә эшче төркем составында Татарстан вәкилләре дә эшләгән.

Исегезгә төшерәбез, илнең төп законына төзәтмәләрне җентекләп эшләү өчен 2020 елның 15 гыйнварында эшче төркем төзелгән иде. Федерация Советының Конституциячел законнар һәм дәүләт корылышы комитеты рәисе Андрей Клишас, Дәүләт думасының Дәүләт корылышы һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников һәм «Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Законнар һәм чагыштырма хокук белеме институты» федераль дәүләт фәнни-тикшеренү учреждениесе директоры Талия Хабриева аның рәистәшләре булды. Татарстаннан эшче төркем составына Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм КФУның кафедра мөдире Евгений Солтанов кертелде.

«Татарстанлылар күпчелек тавыш белән илнең төп законына төзәтмәләрне хупладылар, алар безнең халыкларның бердәмлеген, туганлыгын, дуслыгын ныгытырга мөмкинлек бирде, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – бүген инде гамәлдәге Конституция күпмилләтле Россия халкын берләштерде дип ышаныч белән әйтергә була».   

Фикер алышуның аерым темасы Россиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да  төзелгән конституция советлары эше мәсьәләсе булды. ТР Конституция советы кабул иткән карарлар карау өчен мәҗбүри булырга тиеш, дигән фикердә Фәрит Мөхәммәтшин.

«Татарстан Конституция советы – киң вәкаләтле мөстәкыйль, бәйсез орган, – дип билгеләп үтте Конституция советы рәисе Илгиз Гыйләҗев, –  сүз дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары кабул иткән документларның һәм карарларның конституциячеллеген аңлату турында гына түгел, ә тикшерү турында да бара. Республиканың Конституция советына гади гражданнар да мөрәҗәгать итә ала». Илгиз Гыйләҗев хәбәр иткәнчә, якын арада Конституция советы үз эшчәнлеген һәм вәкаләтләрен тәкъдим итәргә планлаштыра.

Казан юридик форумы Казанда ике көн дәвам итәчәк. Шулай ук Казан федераль университетында да берничә дискуссия узачак, анда Россия империясенең беренче юстиция министры Гавриил Державинның тууына 280 ел тулу уңаеннан аның истәлегенә багышланган сессия узачак.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International