Депутатлар округларда

2023 елның 29 сентябре, җомга, 15:56

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, берничә социаль объектта булдылар һәм социаль проектларда катнаштылар.

29 сентябрьдә Дәүләт Советы депутаты Мәгъзүм Сәлахов өлкәннәр декадасы алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Рахман Рәхим улы Салихов белән очрашты. Гыйнварда ветеранга 98 яшь тулган. Рахман Сәлихов 10 сыйныфны тәмамлаганнан соң, 1943 елның март ахырында армиягә алына. 62 нче гвардия дивизиясенең мотоукчылары составында Днепрны кичүдә, Кременчуг һәм Праганы азат итүдә катнаша. Артиллерист булып хезмәт итә, орудие командиры була.

28 сентябрьдә Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музееның төп бинасында, Сандецкий биләмәсендә, Санкт-Петербург  Сәнгать академиясе музее коллекциясеннән «Рафаэль. Версии» күргәзмәсе  ачылды. Тантаналы чарада  Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова катнашты. «Рафаэль. Версии» күргәзмәсе Рафаэль Сантиның тууына 540 ел тулуга (1483 - 1520 еллар) һәм Россиядә быел игълан ителгән педагог һәм остаз елына багышланган. Рафаэльнең танылган шедеврларын Император сәнгать академиясен тәмамлаучыларның күчермәләрендә 17 мартка кадәр карарга мөмкин булачак. 

26 сентябрьдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Казанда яшәүче хатын парламентарийга яңгыр суларын кудырту җайланмасы мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте – системаны монтажлаганда кертелгән җитешсезлекләрне бетерү зарур, алар аның участогын су басуга китергән.

Яшел Үзәннең бер йортында яшәүчеләр депутатка йортларындагы күгәреккә зарланалар һәм проблеманы хәл итүдә ярдәм итүләрен сорыйлар. Юрий Камалтынов ике мөрәҗәгатьне дә эшкә алды.

26 сентябрьдә Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев гомуми белем бирү мәсьәләләренә багышланган Кайнар телефон линиясе эшендә катнашты. Лаеш районының Каипы авылы, шулай ук Салмачы, Коры елга, Залесный һәм Колсәет бистәләре халкы кайнар линиягә мөрәҗәгать итеп, балалар бакчалары төзүдә ярдәм итүләрен сорадылар. Аларның әйтүенчә, торак пунктлар тиз үсә, аларда балалар үстерүче яшь гаиләләр яши. Лаеш районының Имәнкискә авылында балалар бакчасы да ремонтка мохтаҗ. "Барлык сораулар һәм мөрәҗәгатьләр бик җитди һәм, әлбәттә, чишелеш таләп итә. Әлеге мәсьәләләр буенча муниципаль районнар һәм республикабыз башкаласы администрацияләре белән берлектә эшләячәкмен", – дип билгеләп үтте депутат.

23 сентябрьдә Чирмешән районының Беркет-Ключев мәктәбе бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Мәктәп укытучыларын һәм укучыларын Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары, «КПРФ» фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов котлады. Мәктәп җитәкчелегенә, шулай ук педагог-ветераннарга депутат «Татар АССР төзелүгә 100 ел» истәлек медален тапшырды.

22 сентябрьдә Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтулин Чаллы халкы белән бергә сөяк мие донорлыгы өчен кан җыю акциясендә катнашты. Депутат инициативасы белән автоградка биоматериаллар алу өчен махсус пробиркалар китерелгән. 

21 сентябрьдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев Нурлат муниципаль районына эш сәфәре белән килде, анда район җитәкчелеге белән очрашты һәм авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International