«Мәрхәмәт – Милосердие» депутатлар берләшмәсе әгъзалары өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия оештыралар

2023 елның 3 октябре, сишәмбе, 08:29

Чәршәмбе, 4 октябрь көнне сәгать унда  республикада өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» телефон кайнар линиясе эшләячәк. Татарстанлыларның мөрәҗәгатьләренә Дәүләт Советы депутатлары, «Мәрхәмәт – Милосердие» депутатлар берләшмәсе әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә җавап бирәчәк.

«Хатын - кыз игътибары» кайнар линиясе Өлкәннәр декадасында уза, аның төп максаты – өлкән яшьтәге гражданнарның проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, аларга ярдәм күрсәтү.

Кайнар линия телефоннары: 8(843) 236-00-71, +7(939)345-37-50 (WhatsApp  аша сораулар бирү өчен).

 

Шалтыратулар һәм хәбәрләр 10дан 15 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International