"Мәрхәмәт-Милосердие" берләшмәсе әгъзалары өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрделәр

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе, 14:06

Бүген Казанда өлкән яшьтәге гражданнар, ветераннар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Өлкәннәр декадасына багышланган «Хатын-кыз игътибары» телефон кайнар линиясе эшләде. Кайнар линияне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» депутатлар берләшмәсе әгъзалары тарафыннан оештырылды.

"Кайнар линия – төрле мәсьәләләр буенча халык белән аралашуның традицион формасы – дип билгеләп үтте «Мәрхәмәт - Милосердие» депутатлар берләшмәсе җитәкчесе урынбасары, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, журналистлар белән аралашканда, – бүген безнең республиканың күп кенә муниципаль районнарыннан сораулар килә.  Аерым алганда, кайнар линиягә ташламалы транспорт картасын куллануга кагылышлы сораулар берничә булды. Пенсионер ташламалы транспорт картасын республикабызның җәмәгать транспортында гына түгел, Россиянең башка субъектларында да куллану мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Бу мәсьәләне без Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә өйрәнәчәкбез, ә аннары фикер алышу мәйданчыгы кысаларында Идел буе федераль округының хатын-кыз депутатлары белән тәкъдимне карап чыгачакбыз, аларның практикасы һәм Татарстан тәҗрибәсен тормышка ашыру мөмкинлеге турында фикер алышачакбыз».

Килгән сорауларның бер өлеше пенсияне билгеләү, рәсмиләштерү һәм индексацияләү, өлкән яшьтәге гражданнарны социаль реабилитацияләү, шифаханә-курорт дәвалануын билгеләү, шулай ук пенсионерларның ялын оештыруга кагылган.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, шулай ук кайнар линия эшендә катнашып, Татарстан парламенты депутатларының ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән хезмәттәшлеген билгеләп үтте. "Кайнар линия башкарма һәм закон чыгару власте органнары тарафыннан алга таба хәл итү өчен өлкән яшьтәге кешеләргә кагылышлы мәсьәләләрне аныкларга һәм мониторинг алып барырга мөмкинлек бирә», – дип басым ясады депутат. Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, республикада һәр дүртенче кеше – өлкән яшьтә. Шуңа күрә Өлкәннәр декадасында ветераннар һәм өлкән яшьтәге кешеләр игътибарын җәлеп итә торган чаралар үткәрү бик мөһим.

Татарстанлыларның сорауларына «Мәрхәмәт–Милосердие" берләшмәсе әгъзалары һәм Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр белән берлектә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Нотариаль палатасы, ТР Дәүләт торак инспекциясе, ТР буенча РФ пенсия һәм социаль иминият фонды, ТР Прокуратурасы вәкилләре җавап бирде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International