Идел буе федераль округы төбәкләрендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре Идел буе закон чыгаручылары ассоциациясе утырышында тикшерелде

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе, 15:31

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Кировта узган Идел буе федераль округы субъектларының дәүләт хакимияте Закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Парламентарийлар Идел буе федераль округы төбәкләрендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, авыл яшьләренә ярдәм итү һәм патриотик тәрбия мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Утырыш эшендә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов, Ассоциация координаторы, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы рәисе Евгений Люлин, Идел буе федераль округының 14 субъектыннан парламент башлыклары, округларның законнар чыгару органнары каршындагы яшьләр парламентлары җитәкчеләре катнашты.

Утырышта сүз Идел буе федераль округы төбәкләрендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру һәм авыл яшьләренә ярдәм итү мәсьәләләре  турында барды. Көннең беренче яртысында парламентарийлар В.П.Савиных исемендәге балалар космик үзәгендә булдылар, анда Киров өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган хәрби-патриотик тәрбия буенча проектлар белән танышалар (нәкъ менә монда космосны яулауга нигез салучы Константин Циолковский һәм өч космик очыш ясаган очучы-космонавт, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Виктор Савиных яшәгән). Моннан тыш, Идел буе федераль округы закон чыгаручылары бу көннәрдә Кировта уза торган Идел буе авыл яшьләре слетында катнашучылар белән очрашты.

Өч көн дәвамында яшьләр берләшмәләре лидерлары, агропредприятие хезмәткәрләре, шулай ук Идел буе федераль округы төбәкләреннән авыл яшьләре белән эшләүгә юнәлдерелгән инициатив проектлар авторлары  авылларны  комплекслы үстерү буенча тәкъдимнәр әзерләгәннәр, авылның киләчәге нинди булачагы, агробизнесны нәтиҗәле үстерү һәм авылда яшәү шартларын шәһәрдәгедән ким итмәү турында фикер алышканнар. Бүген Инженериум очрашуында иң уңышлы практикалар яңгырады.

"Авыл яшьләре слетында күтәрелгән проблемалар - фундаменталь, Идел буе федераль округы төбәкләренә генә түгел, тулаем илгә дә кагыла, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, яшьләргә мөрәҗәгать итеп,  – хәзер сез әйткән бурычларны тормышка ашыру турында уйларга кирәк. Хәзерге вакытта төбәк һәм җирле бюджетлар формалаша, һәм фикер алышырга кирәк, бәлки кайбер проектларны аларга кертергә мөмкин булыр. Шулай ук федераль дәрәҗәдә нинди мәсьәләләрне башлап җибәрергә мөмкинлеген җентекләп тикшерергә кирәк, шул исәптән законнар чыгару  нисбәтеннән дә».

Авыл яшьләренә ярдәм итү, яшьләрне патриотик тәрбияләү кебек үк, системалы булырга тиеш, дип саный Идел буе закон чыгаручылары. Бу хакта пленар утырышта җентекләп сөйләделәр.

«Бүген яшьләр белән эшләү дәүләтебезнең тотрыклы үсеше өчен кыйммәтләренең дәвамлылыгын тәэмин итү өчен кирәк, – дип басым ясады Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, утырышны ачып,  –  бу яшьләргә тискәре мәгълүмати, идеологик йогынты үсешен исәпкә алып караганда да бик мөһим. Дәүләт яшьләр сәясәте мәсьәләләрен көйләү аерым игътибар таләп итә, чөнки тышкы һәм эчке сәясәттә яңа чакырулар килә, аларны хәл итәргә кирәк».

Татарстанда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Бүген республикада 380-нән артык яшүсмерләр клубы һәм яшьләр берләшмәләре, студентлар отрядлары, кадет мәктәпләре һәм корпуслары актив эшли, иреклеләр хәрәкәте уңышлы үсеш ала, яшьләр инициативаларына ярдәм итү буенча республика һәм муниципаль программалар, конкурслар һәм грантлар гамәлгә ашырыла. «Юнармия» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәтенең республика отрядлары  – илдә иң яхшыларның берсе, ә Татарстан үзе әлеге хәрәкәтне үстерү буенча Россия төбәкләре арасында лидер (хәзерге вакытта республиканың барлык муниципаль районнарында хәрәкәтнең җирле бүлекчәләре штаблары эшли, барлыгы 1194 юнармия отряды булдырылган).

Фикер алышуда катнашып, Фәрит Мөхәммәтшин хезмәттәшләренең игътибарын миграция сәясәте мәсьәләләренә, шул исәптән яшьләр тарафына  юнәлтте, югары уку йортларында белем алучы чит ил студентлары һәм хезмәт мигрантлары белән эшне көчәйтергә тәкъдим итте. «Бүген Татарстан югары уку йортларында күп санлы чит ил студентлары белем ала, республика предприятиеләрендә эшләүче хезмәт мигрантлары да килә, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, – аларны безнең җәмгыятьтә тормышка яраклаштыру, мәдәниятара диалогны, милләтара элемтәләрне һәм традицияләрне ныгыту өчен шундый эш формаларын табарга кирәк».

Бүген утырышта Идел Буе төбәкләрендә «Сквозной инвестиционный поток» проектын гамәлгә ашыруның беренче нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Бу РФ Икътисади үсеш министрлыгы һәм «Росатом» ның уртак проекты, сүз рөхсәт документларын алу һәм бизнесны инженер коммуникацияләренә тоташтыру срокларын шактый кыскарту турында бара. Эш инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда кирәкле төп процедураларны оптимальләштерү өчен тугыз алгоритм буенча алып барыла.

«Закон чыгаручылар ассоциациясе көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр илдәге бүгенге вәзгыять өчен актуаль,  – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән әңгәмәдә эш нәтиҗәләрен ясаганда, – РФ хакимиятенең Идел буе федераль округындагы вәкиллекле органнарының закон чыгару эшен көчәйтергә кирәк булган юнәлешләр билгеләнде».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International